Найти в Дзене

Ч.4. Экспедиционные материалы. Духовная культура. Җырлар.

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994. Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой. Җырлар 45. Дустыкаем, чәчләреңне Иртә торгач та тара, Юк-бар сүзгә үпкәләмә, Бераз көлеп тә кара. 46. Аклы ситса күлмәгем тар Тар булса да киямен; Җитешмәгән якларың бар, Бар булса да сөямен. 47. Аклы ситса күлмәгемнең Итәк очлары марля, Дусларым барсы да парлы Мин генә моңлы, зарлы. 48. Кара урманда Байкал күле, Байкал күленә төшмик, Озакламый аерылырбыз Авыр сүзләр әйтешмик. 49. Агыйделне кичеп чыктым, Ак тояклы ат белән Син дустымны эзләп таптым Сагынычлы хат белән. 50. Утырып өстәлләремә, Алдым каләмнәремне, Бер күрергә зар булып, Яздым сәламнәремне. 51. Алма алырсың әле, Алмый калырсың әле, Күп кызларны сайлап йөрсәң Ялгыз калырсың әле. 52. Сандугачның сайравына Килә елыйсыларым Төшләремә дә кермәде Болай буласыларым. 53. Сандугачлар басып сайрый Тармаклы каеннарга, Син дә шулай басып сайра, Бирешмә кайгыларга. 54. Уйныйк, дуслар, җырлыйк дуслар, Барыбыз бергә чакта,
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994.

Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.

Җырлар

45. Дустыкаем, чәчләреңне

Иртә торгач та тара,

Юк-бар сүзгә үпкәләмә,

Бераз көлеп тә кара.

46. Аклы ситса күлмәгем тар

Тар булса да киямен;

Җитешмәгән якларың бар,

Бар булса да сөямен.

47. Аклы ситса күлмәгемнең

Итәк очлары марля,

Дусларым барсы да парлы

Мин генә моңлы, зарлы.

48. Кара урманда Байкал күле,

Байкал күленә төшмик,

Озакламый аерылырбыз

Авыр сүзләр әйтешмик.

49. Агыйделне кичеп чыктым,

Ак тояклы ат белән

Син дустымны эзләп таптым

Сагынычлы хат белән.

50. Утырып өстәлләремә,

Алдым каләмнәремне,

Бер күрергә зар булып,

Яздым сәламнәремне.

51. Алма алырсың әле,

Алмый калырсың әле,

Күп кызларны сайлап йөрсәң

Ялгыз калырсың әле.

52. Сандугачның сайравына

Килә елыйсыларым

Төшләремә дә кермәде

Болай буласыларым.

53. Сандугачлар басып сайрый

Тармаклы каеннарга,

Син дә шулай басып сайра,

Бирешмә кайгыларга.

54. Уйныйк, дуслар, җырлыйк дуслар,

Барыбыз бергә чакта,

Озакламый таралырбыз,

Төрлебез төрле якка.

55. Эх, дусларым, дусларым,

Дусларым, дус ишләрем,

Сез дуслардан аерылсам,

Ялгыз башым нишләрмен?

56. Ике каен, бер карагай.

Диңгез утыравында,

Кычкырып җырлап җибәрәм,

Уйлап утырамын да.

57. Агыйделнең аръягында,

Икәү тал кискән идек;

Аерылыштык, дустыкаем

Икәү пар үскән идек.

58. Сандугачлар килеп баса,

Дусларым басмаса да,

Кошлар сайрап, күңелем ага,

Кайгымны басмаса да.

59. Туганкаем, бәгыркәем,

Син монда килдеңмени,

Син булгач, былбыл кирәкми,

Син былбылдан киммени?

60. Иртән торып тышка чыксам,

Ай күренә күземә,

Яктылыгын сиңа охшатам

Ялгызлыгын үземә.

61. Ай яктысы бигрәк якты,

Ул суда йөзгән кебек

Күреп күзләрем туймады,

Эчләрем сизгән кебек.

62. Кулъяулыгымны алдырдым,

Кесәмнән көзге белән;

“Гөмерем үтә” – димәс идем

Үткәрсәм сезнең белән.

63. Карап торам килгәнеңне

Каралы кигәнеңне;

Аерып китү авыр икән,

Иң якын туганыңны.

64. Чәчем озын җиргә тия,

Тарагым юк тарарга;

Таулар биек, баскычлар юк

Сагынганда карарга.

65. Атлар килә атлап-атлап,

Алма чәчәген таптап;

Дустыкаем күрә алмыйм,

Тора кара урман каплап.

66. Өстемдәге күлмәгемнең

Ике сәдәбе артык;

Сагынганда алыр идем

Сулышым белән тартып.

67. Туганкаем, син идең,

Синең өчен мин идем,

Синең өчен сугашарым (?)

Урталай бүләр идем.

68. Туганкаем, без икебез

Булсак иде гомергә,

Тар гүрләргә сыяр идек,

Салмаслар безне бергә.

69. Ефәк яулыклар бөркәнмим,

Базарлардан алсам да;

Чит илләргә киттең диеп

Ут-ялкыннарда янам.

70. Аклы булса, аклы булсын,

Безгә сары кирәкми;

Булса, булсын яңган егет

Безгә ялкау кирәкми.

70. Уфаларга барсаң, дустым,

Агыйдел буен буйла;

Аяз көнне яңгыр яуса,

Мин сагынган дип уйла.

71. И ал бит ул, ал бит ул,

Ал кибеттә бар бит ул;

Үзен зурлап, кеше хурлап,

Йөрүчеләр бар бит ул.

72. Мендем тауга, салдым тамга,

Имәнгә түгел, талга;

Үтә матурларны сайлап,

Урта матурдан калма.

73. Акбуз атның яхшысы

Ал чәчәкне таптамас,

Җебеп торган егетләрне

Бер китап та мактамас.

74. Ак укага энҗе тездем

Бер бөртеккә калганчы

Киткән чакта озатып калдым

Күз керфегем талганчы.

75. Кашы кара бөдерә,

Чәче кара бөдерә,

Матурлыгы бер ни түгел

Мәхәббәте сөйдерә.

76. Альяпкычы ал икән,

Кулъяулыгым сары икән,

Синең кебек зифа буйлы

Бу дөньяда бармы икән.

77. Кулымдагы балдагымны

Алышмам дигән идем,

Чит илләрдә ятлар белән

Танышмам дигән идем.

78. Чәчкә идем мин илләрдә,

Чәчелдем чит илләрдә,

Тагы да чәчкә булыр идем,

Кайтсам туган илләргә.

79. Синең кашың кара диеп

Карыйлар кашларыма

Әз танышып кайгы алдым

Яшь кенә башларыма.

80. Биек тауга элеп куйдым

Алмалы паласымны

Белеп сөйдем, өзелеп сөйдем

Ятларга каласымны.

81. Яз җиткәннәрен белерсең,

Каен кояр бөресен;

Мин сагынганны белерсең

Төшләреңдә күрерсең.

82. Сулар сибеп үстерәләр

Мичуринның гөлләрен;

Бер айрылгач күрешә алмабыз,

Дип уйлый күңелләрем.

83. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Закирә,

Ал күлмәк, кара чалбарын

Киеп төшемә керә.

84. Казлар суны тондырса да,

Балык суны тондырмый,

Айрылулар онытылса да,

Бергә йөрегән онытылсын.

85. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Хисами;

Күңел юатырга ярый

Кеше яры буса ни.

86. Аклы ситса күлмәгемнең

Киям зәңгәр буйлысын,

Мин сине генә уйлыймын

Син кемнәрне уйлыйсын.

87. Дустыкаем агаргансың

Агыйдел йөздеңме әллә,

Мәкнең ал чәчәкләренә

Уралып үстеңме әллә.

88. Сандугачның балалары

Ике була, өч була,

Ялгыз башка кая да бер

Таң ата да кич була.