Балтач күгендә дрон очачак Халыкны кисәтеп, куркып китмәскә чакыралар. Авылларның мессенджерлардагы чатларында урындагы җитәкчеләр халыкка кисәтү белән чыктылар. Дрон 11.00 - 20.00 сәгатьләрдә Балтач районы күге өстендә очачак. Моның бер куркынычы да юк. Тик планлы эш башкарылачак, дип аңлата белгечләр.