🔆 Уңышлы сишәмбе иртәсе белән сезне, дуслар! Яңа иртә, яңа көн белән! Бу иртәдә өмет капкалары, бәхет теләп кенә ачылсын, сез яшәгән йортның тәрәзәсен, сәламәтлек, шатлык шакысын! 🗓8️⃣июль Байлар Сабасында аязучан болытлы һава, көн дәвамында кыска вакытлы яшенле яңгыр 💨Җилнең юнәлеше үзгәрүчән, төньяктан 4 м/с, көньяк-көнбатыштан 2-4 м/с тизлектә җил. Көндез +23...+26...˚, төнлә һава температурасы +17... +20...˚ градус җылы🌡 🌀 Халык сынамышы: 8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа