Петр белән Феврония гаиләсенең гаҗәеп матур, дулкынландыргыч мәхәббәт тарихына нигезләнгән әлеге бәйрәм күптән инде дини кысалардан чыгып, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән гомумхалык тантанасына әверелде. Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, үз нәселеңне дәвам итәргә омтылу, якыннарыңны кайгырту, аларга ихтирамлык күрсәтү – чыгышына һәм инануларына карамастан, һәр кешегә дә бер үк дәрәҗәдә якын һәм кадерле булган һичкайчан асылын җуймас рухи-әхлакый хәзинәләр ул. Нәкъ менә алар тотрыклы җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, буыннан-буынга тапшырыла килеп, безнең уртак иминлегебезне тәэмин итү өчен бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти. Дөнья мәдәнияте хәзерге заманда катлаулы үсеш чоры кичерә, бу гадәти булмаган шартларда гаилә безнең төп таянычыбыз булып тора. Ихлас яратуга, үзара хөрмәткә, ышанычка һәм җаваплылыкка нигезләнгән гаилә институтын ныгыту туучылар санын, гражданнарның гомер озынлыгын арттыру, илебезнең лаеклы шәхесләре булачак ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләү кебек мөһим дәүләт бурычлары
ТР Рәисе Р. Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате
8 июля 20258 июл 2025
1
1 мин