Автор: Гөлчирә Галимова. Беренче өлеш. Бүген кабат урамда ишеп кар ява. Күбәләк-күбәләк кар бөртекләре җиргә төшәсе килмәгән кебек һавада җил белән бөтерелә. Агачлар да ниһаять үзләренең ак туннарын киделәр. Яшьләрнең дә урамда бик йөриселәре килми, шуңа күрә барысыда клубка ашыга. Сиринә Гөлсемнәргә керде дә:- Син нәрсә инде дустым, бер без калдык ахыры өйдә утырып.
Бүген кабат урамда ишеп кар ява. Күбәләк-күбәләк кар бөртекләре җиргә төшәсе килмәгән кебек һавада җил белән бөтерелә. Агачлар да ниһаять үзләренең ак туннарын киделәр. Яшьләрнең дә урамда бик йөриселәре килми, шуңа күрә барысыда клубка ашыга. Сиринә Гөлсемнәргә керде дә:
- Син нәрсә инде дустым, бер без калдык ахыры өйдә утырып.
Гөлсем өстенә пальтосын кия-кия:
- Бәлки барып тормаскадыр?
- Ничек бармыйсың инде, бүген анда кунак егетләре бар. Арттагы урамдагы Саҗидә апаларга кайтканнар.
- Барын да белеп торасың инде ә. Ялгыш кына исеп куйган җилнең дә каян чыкканына хәтле беләсең.
- Синең яныңа килгәндә Фиданияне очраттым, ул сөйләде.
- Әйе, ул белми калмый.
- Әйдә инде тизрәк. Әллә юри әкрен киенәсең.
Гөлсем алгы якка кереп әнисенә берничә сүз әйтте дә өйдән чыкты. Урамда әле һаман кар ява. Күбәләк кар бөртекләре кызларның битләренә куна. Салкын сулышы белән иркәли. Ә кызларга кызык, алар бер берсенә кар очырып, бер берсен карга батырырга теләп уйнап бара.
- Беләсеңме, ә минем бүген никтер бер генә дә клубка барасым килми. Нигәдер йөрәгем ашкына, кире кайтырга куша.
- Синең шул булыр инде. Хәлеңнән килсә көне- төне кар буранда уйнар идең. Вакыты белән мин сине адашып калган кар кызы дияр идем, әкияттәге кебек. Кыш бабайга хат язмыйча булмый инде, оныгыңны килеп ал дип, бигрәк бит кышны яратасың, - дип Сиринә көлеп җибәрде.
- Чыннан да бик яратам кыш аеның сафлыгын, кара инде, бөтен җир ап-ак төскә кергән. Хәтта агачлар да өсләренә ак шәл япкан. Йорт түбәләреннән ак төтен күккә күтәрелә, әйтерсеңлә йолдызларга юл ача. Аяк астындагы кардан ниндидер сихри моң агыла сыман. Кешеләрнең йөзләрендә алсулык йөгергән, кыш үзе тәрәзә пыялаларына бизәкләр төшерә. Йә әйт, ничек итеп кышка сокланмыйсың, кыш безгә әкият илендә йөзәргә булыша түгелме?
- Хыялыем минем, әйдә без бүген йөзәргә түгел, биергә килдек. Ач күзеңне, килеп җиттек, әкиятең урамда калсын.
Кызлар клуб ишеген ачып эчкә үттеләр. Төрле төстә янган лампочкалар, акрын гына уйнаган салмак көй астында яшьләр парлашып бии иде. Сиринә белән Гөлсем читтәрәк җыелып баскан кызлар янына килеп бастылар. Кызлар арасыннан берсе:
- Күпме көтеп була инде сезне? Уеннар башлый алмый торабыз. Сиринә үз эшеңне башла. Мин Маратка син килүгә көйне туктап диеп әйттем.
Яшьләр үзара көйне яңадан куярга сорадылар. Шунда сиринә белән Ландыш уртага чыктылар да:
- Безнең һәрвакыттагыча уеннар вакыты җитте. Дустым Сиринә уенны башла.
Сиринә кыяр-кыймас кына:
--Дуслар, әйдәгез зур түгәрәк хасил булырлык итеп басабыз. Бер егет, бер кыз итеп аралашабыз. Мин идәндә бутылка әйләндерәм, беренче һәм икенче туктаган егет белән кызга җәза бирәбез.
Яшьләр уйный башлады. Кемнедер биеттеләр, кемгәдер тавык белән әтәч ролен башкарырга туры килде. Кайсыдыр ят кешегә мәхәббәтен аңлатты. Менә Гөлсемгә дә чират җитте. Кирәк бит ә, уйламаган җирдән анарга кунак егете чыкты. Алдан ук әйтелгән җәза буенча егет белән кыз клуб тирәли әйләнеп керергә тиеш иде. Җитмәсә катлаулырак булсын өчен икесенең дә берәр аягын бер берсенә бәйләделәр. Әйе, бер генә җиңел булмады аларга бергә кар ерып йөрергә. Ярты юлны үткәч, егет телгә килде:
- Кара әле чибәркәй, исемеңне дә белмим бит. Безне бәлки тормыш үзе парлаштыргандыр. Син ничек уйлыйсың, ә? Шулай булса, без инде синең белән тормыш сукмакларын бергә үтә дә башладык. Әйт инде исемең ничек?
Гөлсем келеп куйды да:
- Исемем тормыш сынавы.
- Әйе, Алла сакласын синең кебек кызга өйләнергә.
- Ник мин шундый начармы? Син бит мине белмисең.
- Ардым, карга батып беттек, бәлки җепне ычкындырып, клубны әйләнеп беткәндә кире бәйләрбез.
Гөлсем тагын көлеп:
- Ул синең булачак хатыныңны Алла сакласын. Бер тамчы сынау үтеп бетмичә, араны өзәсең.
- Ярар инде үпкәләмә, мин уйнап әйттем. Чыннан да кыен бит.
Гөлсем бауны сүтте дә, ишеккә таба атлады. Клуб эченә кергәч кемдер:
- Әллә Азатны карга күмеп калдырдыңмы ? Нигә җепне ычкындырдың, бу дөрес түгел.
- Сезнең Азатыгыз сынаулардан үтә торганнардан түгел. Бик тиз биреште. Сынаулар аның өчен түгел.
Гөлсем янә яшьләр янына килеп басты. Шул вакыт Азат ишектән керде. Сиринә аны каршы алды.
- Җәмәгать, бу кешегә янәдән җәза бирелә, нишләтик?
Ландыш ике дә уйламыйча:
- Гөлсемне клуб тирәли саклап йөри алмагач, безнең түгәрәк тирәли күтәреп йөртсен.
Азат юк дигән кебек башын чайкап:
-Кызыклар сез, барыгыз әле йөреп карагыз муеннан кардан. Ул монда, алгы якта гына кар юк, ә артта минем биеклек.
Яшьләр бары тик көлештеләр генә. Азат үзен көчсез дип әйттерәсе килмәде. Ул Гөлсем янына килеп, эх дип тә әйтергә өлгермәгән кызны кулына күтәреп алды.
- Менә Гөлсем исемеңне дә белдем. Гомер буе сине кулда күтәреп йөрер дип уйлама.
- Уйламыйм да, синең сынауларда сынганың көн кебек ачык иде. Әйдә атла, монда кар юк бит, на!,- дип колагыннан тартып көлеп җибәрде.
Бөтенесе Гөлсемгә кушылып көлделәр. Гөлсемне кулыннан төшергәндә ул аның колагына:
- Мин моны болай гына калдырмаячакмын, белеп тор.
Кич матур үтте. Кызлар бик канәгәть булып өйгә таралыштылар. Клубтан ерак китмәделәр, аларны сыйныфташ егетләре куып тотты. Закир күптән Гөлсемне күзләп йөри иде, ә Рөстәм исә, Сиринәне озата. Алар инде күптән бергә. Сиринә белән Рөстәм үз урамнарына борылды, ә Закир Гөлсемнең кулыннан тотып:
- Ә минем белән клуб тирәли шулай әйләнер идеңме?
- Ник андый сорау бирәсең? Әгәр уен буенча шулай безгә чыкса, әйләнә идем. Син искиткеч егет Закир, ләкин...
- Нәрсә ләкин Гөлсем...
- Ләкин син үзең әйләнер идеңме соң? Син бит уенга да басмадың. Кем белә, бәлки сиңа чыгар иде бу җәза.
- Тормыш сукмагын әйләнергә язсын иде!
- Аңламадым, син нәрсә хакында?
- Юк, берни түгел.
Закир башын күккә күтәреп:
- Бүген күк аяз була дигәннәр иде, ә күктән ак күбәләкләр биеп төшә. Иртәгә иртәрәк торып эшләргә эш була.
- Соң иртәгә ял бит, бераз соңрак торсаң да була.
- Булмый шул, әни белән шәһәргә барып киләбез. Племянникның туган көне, 5 яшь тутыра.
- Әле кайчан гына туган иде, минем исемемнән дә котла.
- Бәлки бергә барырбыз?
- Юк, бара алмыйм.
Гөлсем Закирга карап:
- Кайтып та җиткәнбез, рәхмәт озатуыңа. Теге атнада Сиринә дә чыкмагач, озатучы булмады. Җитмәсә этләр очрады юлда. Тыныч төннәр сиңа.
- Тыныч төннәр,- Закир елмаеп карады да, китеп барды.
Ял көннәре тиз үтеп китте. Яңадан мәктәп бусагасын атлап керергә. Быел инде соңгы ел. Кызлар ике дә уйламыйча, шәһәргә юл алачаклар. Ә әлегә дәресләр, белем алу, яшьлек кичерешләре. Сиринә Гөлсемне сыйныф бүлмәсенең ишек төбеннән үк каршы алды. -Азат бик бай егет икән. Әниләре авыл кызларын карап йөр, шәһәр кызларынның кулларыннан берни дә килми, авыл кызлары тәртипле була дип, өйләнергә кыз эзләргә җибәргәннәр икән.
- Каян белдең инде, аннары, кыз тавык түгел, табуга алып китәргә.
- Әни Саҗидә апаны күргән булган, үзе әйткән. “ Улымның баласы кайтты, өйләнергә кыз эзли”,- дигән.
- Беткән ди кызлар, ничек инде яратмаган кызга өйләнеп була, әти-әни кушты дип. Белмәгән кеше белән сөйләшәсе дә килми, тормыш итү түгел. Бу ниндидер тилелек. Әти – әнисе нәрсә уйлый инде. Малайлары бәхетсез булганны аңламыйлар мәллә.
- Егет кеше тиз ярата ул чибәр кызлар күргәч. Клубта Әнисәне күрдеңме, ничек итеп киенгән, нинди матур. Монда кыз эзләргә дә кирәкми, Венераны күрсә уйларга түгел хушсыз егыла.
- Тукта, ник син безне начар диеп уйлыйсыңмы? Юк, мин кияүгә чыгасым килә димим, син егетләр кебек матур кызлар барлагач, ачуым килә.
- Без бит дустым әле яшь, укуыбыз да бетмәгән.
Сиринә көлеп, дустын кочагына алды да:
- Ә мин сиңа өйләнер идем, егет булсам.
- Җүләр, мин 25 яшьлекләргә чыкмыйм да, ә Азат миңа ошамый да.
- Ярый, ул хакта безгә сөйләшергә иртә әле. Әнә Хәнифә апа килә, утырыйк тизрәк.
Бүген дәресләрдән соң калып, сыйныф сәгате үткәрделәр. Имтиханнарга кагылышлы сораулар-җаваплар алынды. Гөлсем мәктәптән чыгып, кибеттән прәннекләр алды да, өйгә таба юл алды.
Кайтып җиткәндә генә аны кулыннан кисәктән генә артыннан килгән кеше тотып алды. Кем икәнен, ул бары борылып карагач кына күрде.
- Син?
- Мин! Ә нәрсә? Миңа җенгә караган кебек карама! Мин, мин. Нәрсә чибәркәй, телеңне йоттыңмы әллә?
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова