Көндезге төркемдә чираттагы дәрестә интернетта куркынычсызлык белән бәйле мөһим темалар турында фикер алышынды. • Шәхси һәм персональ мәгълүматлар - нәрсә ул, ни өчен аларны фаш итәргә ярамый һәм үзеңнең хосусыйлыгыңны ничек якларга. • Флуд һәм кибербуллинг - ничек итеп челтәрдә эзәрлекләү корбаны булмау һәм ни өчен файдасыз сөйләшүләрдә катнашырга ярамый. • Интернетта мошенниклык - популяр алдау схемаларын (ялган сайтлар, янәсе банк хезмәткәрләреннән "ярдәм", фишинг) һәм яклау ысулларын тикшерделәр. Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, үз тарихлары белән уртаклаштылар һәм бергәләп челтәрдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту өчен чишелешләр эзләделәр. Цифрлы грамоталык – ул технологияләр турында гына түгел, ә аңлылык турында да. Интернеттан үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч астына куймыйча файдалана белү мөһим!