⚡️2 июль кичендә Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты кысаларында, Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары буенча күңелле фестиваль уздырылды. Халыклар фестивальдә керәшен, татар, рус, удумурт, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре катнашты✨ Керәшеннәрнең солдат озатуга кагылышлы җырулы йолаларын «Чулпы» (Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы) һәм «Нардуган» (Теләче районының Субаш авылы) керәшен халык фольклор ансамбльләре күрсәтте. Бу кичне «Чулпы» һәм «Нардуган» солистлары берләшеп, җыелма ансамбль буларак — керәшен җорты янында тукталган халык каршында, ә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле (җитәкчесе — Ләйсән Абакаева) фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясады. ТУЛЫРАК 👉🏼: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kazanda-kerasen-egetlaren-soldatka-ozatuga-baile-tradiciialar-kursatelde