Найти в Дзене
Саба таңнары

📞Эчке эшләр министрлыгы яңа кеше алдау схемасы турында кисәтә: мошенниклар үзләрен военкомат хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, «госуслуги»га

📞Эчке эшләр министрлыгы яңа кеше алдау схемасы турында кисәтә: мошенниклар үзләрен военкомат хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, «госуслуги»га килә торган кодларны сорап ала. ❗️

📌Мәгълүматларны төгәлләштерү яки өстәп язылганны рәсмиләштерү сылтавы белән алар «электрон чират коды», дип атап хәбәр итүне сорыйлар.

📌Бу хәйләгә инде унынчы сыйныф укучысы һәм студент эләккән, алар нәтиҗәдә үзләренең шәхси кабинетларына керү мөмкинлеген югалткан.

📌Якыннарыгызны, бигрәк тә 18 яше тулмаган яшүсмерләрне кисәтегез! Һәм исегездә тотыгыз: СМС кодлары- Сезнең өчен генә.