Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Җан көеге

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 11 БҮЛЕК.............................................Әйе, матурым,сезнең баштан узганнарны Фаиз Фәритович сөйләде миңа. Бик кызганыч. Ләкин, Сәрия, минем дә язмыш синекеннән әллә ни аерылмый. Мин дә ярым ятим үстем. Авырлыклар да булмады түгел, булды. Ләкин, Аллаһка шөкер, югалып калмадым. Бәхетемә каршы юлымда син очрадың. Әйе, матурым,сезнең баштан узганнарны Фаиз Фәритович сөйләде миңа. Бик кызганыч. Ләкин, Сәрия, минем дә язмыш синекеннән әллә ни аерылмый. Мин дә ярым ятим үстем. Авырлыклар да булмады түгел, булды. Ләкин, Аллаһка шөкер, югалып калмадым. Бәхетемә каршы юлымда син очрадың.
Рәдиф бер минутка гына әйтер сүзләр эзләде дә, тимерне кызуында сугарга булды.
Матурым, диде ул, кызның кулларыннан тотып. Миңа кияүгә чык. Мин сине гомерем буе яратып, кадерләп яшәрмен. Сүз бирәм, Сәрия. Мин сине бик яратам. Әйтерсең лә йөрәгемне генә түгел, җанымны сихерләдең.
Рәдиф?Син нәрсә? Уйнап кына әйтәсеңме? Минем башка берәүдән бала көткәнне яхшы

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 11 БҮЛЕК.............................................Әйе, матурым,сезнең баштан узганнарны Фаиз Фәритович сөйләде миңа. Бик кызганыч. Ләкин, Сәрия, минем дә язмыш синекеннән әллә ни аерылмый. Мин дә ярым ятим үстем. Авырлыклар да булмады түгел, булды. Ләкин, Аллаһка шөкер, югалып калмадым. Бәхетемә каршы юлымда син очрадың.

Әйе, матурым,сезнең баштан узганнарны Фаиз Фәритович сөйләде миңа. Бик кызганыч. Ләкин, Сәрия, минем дә язмыш синекеннән әллә ни аерылмый. Мин дә ярым ятим үстем. Авырлыклар да булмады түгел, булды. Ләкин, Аллаһка шөкер, югалып калмадым. Бәхетемә каршы юлымда син очрадың.
Рәдиф бер минутка гына әйтер сүзләр эзләде дә, тимерне кызуында сугарга булды.
Матурым, диде ул, кызның кулларыннан тотып. Миңа кияүгә чык. Мин сине гомерем буе яратып, кадерләп яшәрмен. Сүз бирәм, Сәрия. Мин сине бик яратам. Әйтерсең лә йөрәгемне генә түгел, җанымны сихерләдең.
Рәдиф?Син нәрсә? Уйнап кына әйтәсеңме? Минем башка берәүдән бала көткәнне яхшы беләсең бит.
Бала нәрсәгә комачау итсен ди, Сәрия. Монсы артыннан тагын бишне алып кайтырбыз әле Аллаһ бирсә. Син матурым, әйбәтләп уйла да, әгәр мине әз генә охшатсаң, иртәгә җавап көтәм.
Рәдиф елмаеп, Сәриянең кулларын ирененә тидереп алды. Әйе, дигән җавап диде ул, җылы сулышын өреп. Башка җавап кабул ителми...
Ә юк, дияргә чынлыкта Сәрия уйламады да. Чөнки, беренче күрүгә үк гашыйк булган иде бит ул Рәдифкә. Ул төндә үк, шундый ирең булсын иде дигән яшерен уйлар да йөрәген җилкендереп алган иде аның.
Ә бүген шушы акыллылыгы йөзенә чыккан егет аны кияүгә чыгуын үтенә. Менә бит, менә.. Бик күп кайгылар күргәннән соң, ниһаять Сәриягә дә бәхет ишекләре ачылырга тора түгелме? Аны да чын күңелдән яраткан кеше табылды бит. Билгеле, бер Аллаһ тәгалә үзе очраштырды аларны. Сәрия дә хәзер кимсенеп яшәмәс Аллаһ бирсә. Сөяр, сөелер. Ләкин...
Матурым! Нигә уйга калдың, Сәрия? Җавабымны кире кага күрмә, яме...
Рәдиф, Сәриянең тынып калганын күреп,куркып куйды. Риза булмастыр инде, диде ул, уйларына чумып. Үзем дә җүләр. Әле юньләп сөйләшмәгән дә килеш , кияүгә чык имеш. Имеш, тимерне кызуында сугарга кирәк. Суктыңмы? Ашыктым, ашыктым.
Сәрия, үпкәләдең бугай миңа. Мин бала туганчы бергә булыйк дигән идем Зинһар өчен ачуланма кадерлем. Беләм ашыктым, гафу итә күр.
Юк Рәдиф, юк. Нигә ачуланыйм ди? Мин дә сине беренче күрүгә ошаттым.
Мондый назлы сүзләрне берәүдән дә ишетмәгән Сәриянең күңеле тулып, күзләре көмеш яшь белән тулды. Тамагына утырган ачы төер сүз әйтергә ирек бирмичә азаплады.
Ләкин Рәдиф, диде ул үзен кулга алырга тырышып. Рәшидтән аерылып җитмәгән килеш сиңа тормышка чыгуым бик үк дөрес булмас бит. Аннары авыл халкы ни дияр? Мине үстергән дәү әнием ялгыз кала.Аның өчен дә борчылам.
И-и, эт койрыгы,дип елмаеп куйды Рәдиф. Ничек итеп андый әбине ялгыз калдырып булсын ди инде. Хәдичә әби дә безнең янда булыр. Авыл халкы да бер сөйләр дә бетерер, Сәрия, кайгырма . Бездә дә шулай инде ул. Бер кавым чыш-пыш киләләр дә, оныталар. Мине болар гүпчим борчымый матурым.
Ә нәрсә борчый?
Ирең кайтып тавыш чыгарып йөрмәсме, дип куркам. Монда кайтып, гафу үтенә калса, аның белән калам, димәссеңме ?
Юк, Рәдиф, син булмасаң да, Рәшид белән калмас идем мин. Иремне чынлап торып яратмаганымны соңрак аңладым. Ул үзе дә яратмады. Яратса шулай җиңел генә ташлап китмәс иде. Нигә өйләнгәндер белмим. Әнисе дә, әнә һаман хәерче кызы кирәкми дип, авыл буйлап сөйләп йөри диләр.
Шулай булгач, Сәрия. Әйдә өйләнешик. Фаиз абый колхоздан өй дә салырбыз диде.
Әһә, димәк председатель белән дә бу хакта сөйләштегез? Ээх сезне, Урыслар әйтмешли, без меня меня женили, буламы инде?
Сәрия эченә сыймаган шатлыгын күрсәтмәскә тырышып , тыйнак кына көлеп куйды. Менә хәзер үк, мин риза Рәдиф, мин дә сине яратам, диясе килеп, аңы тыпырчынды. җаны сөенде. Ләкин, менә шулай тиз генә җавап бирергә дә йөрәге җитмәде.
Миңа вакыт бир, Рәдиф, диде ул, үз үзенә каршы килеп. Дәү әни белән дә киңәшләшеп алыйм. Ул нәрсә әйтер?
Әйе, әлбәттә, Сәрия. Аңлыйм. Алайса мин иртәгә тиз генә авылга кайтып, әнине сөендереп киләм. Ә кич белән сезгә килермен. Хәдичә әби генә ризалыгын бирсен иде. Матурым, бераз җайлап куй инде .
Дәү әни риза булыр дип уйлыйм. Яшермим, ул да сине бик яратып калды. Ә менә синең әниең риза булыр микән. Кияүдән кайткан хатын кирәк түгел дисә?
Әйтмәс, матурым. Без әни белән бер беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Әгәр мин кемнедер яратам икән, әни дә ул кызны яратачак. Бу хакта хәттә сүз юк, Сәрия. Әйдә бер урам әйләнеп киләбезме?
Юк, Рәдиф, ачуланма яме. Дәү әни чыгып мине эзләсә баш бетә. Ул җаным гомер буе мине кайгыртып яшәде инде. Башка көнне бөтен авылны әйләнербез әле Аллаһ бирсә, ә хәзер бар кайт. Иртәгә кич көтәм.
Ярар, алайса, матурым. Иртәгә кич киләм, көт. Мин сине яратам, Сәрия.
Яратам, матурым... Бу назлы сүзләрне ишеткән саен Сәриянең йөрәгендә чәнчеп торган боз кисәге әкрен-әкрен эри барды. Әбисеннән кала берәүдән дә ишетмәгән иркә сүзләр башын әйләндерде.
Сау бул, Рәдиф..
Бу вакытта үзенең дә кадерлем, дип әйтәсе килсә дә, тыелып калды Сәрия. Юлны табарсың дип уйлыйм, диде ул көлеп. Адашып башка капка төбендә йоклый күрмә.
Юк, Сәрия, авылны беләм инде хәзер. Адашмам, сау бул.
Рәдиф китеп, күздән югалуга өйгә очып керде Сәрия. Йолдыз булып күзләреннән очкын сибелде. Сөенечтән авызы ерылды.
Дәү әнием, дәү әни, диде ул, калтыранган куллары белән әбисен кочаклап. Мин сине шундый яратам. Синең кебек әби башка бер җирдә юк.
Тукта әле, балам. Тукта. Нәрсә булды синең белән? Авызың колагыңа җиткән түгелме соң?
Диванда дисбе тартып утырган Хәдичә әби шаккатып оныгына карады.
Иптәшләрең килмәгәндер бит, эт койрыгы.
Эт койрыгы түгел дәү әни. Беләсеңме кем килде. Әйтимме? Әйтимме? Рәдиф килде бит, дәү әни! Рәдиф.
Миханик мени, олан? Әллә ходаем, тагын адашып йөриме балакай.
Юк, адашып түгел, минем янга килгән. Ул шундый акыллы, дәү әни. Белсәң иде.
Синең янга? И-и, балам, безгә тиң кеше түгел шул ул егет. Миңа да бик ошады да үзе. Ләкин вакыт уздырырга гына килеп, сүз чыгарып йөрмәсен иде инде ул. Бала туасы бар. Өйдәгеләре белеп алсалар, дуларлар.
Вакыт уздырырга гына түгел, дәү әни. Ул мине ярата. Хәзер бер сүз әйтсәм, име, шаккатасың.
Яратам дип, үзе әйтте мени?
Алай гына түгел, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, дәү әни. Ышанасыңмы? Иртәгә вакыт табып, әнигә әйтеп киләм дә, кич белән безгә киләм диде Аллаһ бирсә..
Син нәрсә дидең соң Балам? Ирең борчып йөрмәс инде. Әле иртән күрше кергән иде. Кодагый сине :Теге җан көеге урамнан йөрмичә, безне тикшереп тыкрыктан йөри дигән ди . Безне өнәмәде инде алар. Шуларга үч итеп, кияүгә чыксаң, ә олан. Тучны, яратам дидеме, миханикны мин әйтәм ?
Әйе, дәү әни. Рәшидтән бер андый назлы сүз ишеткәнем юк иде. Рәдиф, матурым гына дип тора.
Рәшид бик коры иде шул. Явызлыгы да күзенә чыккан иде аның. Күрә торып, ризалык бирдем бит. Ярар, күрәсебез булгандыр инде. Кодагый әнә һаман тынычлана алмый йөри әле .
Әйе, Рәшид:Хәерче өеңдә бер ялгыз картаерсың дип китте инде, дәү әни. Ни чуртыма өйләнгәндер. Анасы да ачу чыгарып сөйләнеп йөри. Нинди җан көеге булыйм ди мин аңа. Эшкә тыкрыктан якын булгач, шуннан йөрим инде. Бик кирәк иде, шуларны гына тикшереп йөрисем калды.
Аның сүзләренә карамыйк балам. Әгәр, механик чынлап сораса, риза бул. Мин дә мәңге килмәгән. Синең өчен кайгырып ятмас идем.
Рәхмәт, дәү әни. Әле мин, кеше нәрсә әйтер, Рәшиднең әнисе тавыш чыгармасмы дип курыккан идем. Хәзер нәрсә дияргә беләм инде.
Кодагыйлар син кияүгә чыксаң сөенерләр генә алар Сәрия.Ярлы техничка кирәк түгел инде аларга. Кияү дә кайтып йөрмәс дип беләм. Ә авыл халкы сезнең ничек яшәп киткәнне ту же белә. Шулай булгач, үзең уйлап бетер.
Уйладым инде, дәү әни. Иртәгә килсә, ярар дип әйтәчәкмен..
Яхшы, балам. Әйдә йоклыйк.Кич килерме, юкмы, иртәгә күз күрер, Аллаһ бирсә. Өйдәгеләре белән сөйләшсен инде. Өйрәткән догаларыңны укып ят.
Хәдичә әби, Сәриянең әйткәннәренә ышана алмыйча, йомшак ястыкка башын төртте.
Йокла балам, диде ул чаршау аша. Әниең төшләремә кереп, Сәрия бәхетле була дип, юкка гына әйтмәгәндер. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, юк сүз сөйләмәсеннәр.
Тыныч йокы, дәү әни. Әйе, мин дә бәхетле булырмын Аллаһ бирса. Рәдиф тагын биш бала алып кайтырбыз, диде. Шау гөр килеп яши башларбыз Аллаһ бирса.
Авызыңа бал да май, олан. Тыныч йокы, матур төшләр.
Бераздан өй эчен сихри тынлык биләп, Сәрия белән әбисе үз уйларына чумдылар. Бары вакытны ашыктырып өстәлдә торган сәгать текелдәде, тәрәзә ярыгыннан мунча сыерчыгы тавышы ишетелде.
И-и, узган гомерләр. Ничә еллар шушы җырыңны көйлисең инде сыерчык? Хәдичә әби уйланып тагын үткәннәргә кайтып китте..
Вакытсыз дөнья куйган хәләл җефетен уйлады. Яшь кенә килеш китеп барган улы белән киленен күз алдыннан уздырды.
Мунча сыерчыгы сайрый..
Ә син нигә шулай моңланасың җан иясе?
Тыңлап торсаң тавышында
Сагыш та бар, моң да бар.
Еллар кайтавазы булып
Килгән серле көй дә бар..
Кемнәрдә генә юк микән соң бу сагыш, моңнар. Әллә инде бездә генә микән?
Хәдичә әби, керфекләрен чылаткан күз яшьләрен сөртте. Бу егеткә кияүгә чыкса, Сәрия бәхетле булыр, балам. Егет бик тәүфыйклы күренә. Аннары Мамадыш якларына чыгып китәрләр инде...Ярар, кыз гомере каз гомере дип, мине саклап ятмас бит. Әле исән булсам, Аллаһ бирса, кайтып йөрерләр. Балалары туар. Ходай ташламасын.
Иртән идәнгә нәрсәдер шалтырап төшкән тавышка, сискәнеп уянды Хәдичә әби.
Кем ул? диде ул, йокылы уяулы. Сәрия?
Мин ул дәү әни, мин, курыкма. Ялгыш идәнгә пәке төште.
Һәй, эт койрыгы. Гомер булмаганны әче таң тишегеннән нишләп йөрисең?
Тордым, дәү әни. Син торуга, ипи кыздырып куям дип йөри идем. Тор әйдә син дә. Намазга соңга калма тагын.
Намазга вакыт бар әле, олан. Пәке идәнгә төшсә ир кеше килә диләр. Дөрес булыр микән, име?
Хәдичә әби, табада кызган май тавышын бераз тыңлап ятты да торып утырды. Ипинең тәмле исе чыкты, балам. Борыннарны кытыклый, диде ул Сәрия янына килеп . Болай иртүк чәй эчкән юк иде әле, йоклый алмадыңмы?
Әйе, дәү әни, бүген йокламадым диярлек. Төне буе әллә ниләр уйлап бетердем.
Ярар, бар да Аллаһ кулында бәбкәм. Рәдиф тә килер, хәерле булсын.
Килер микән соң, дәү әни? Куркам мин. Әнисе каршы килер кебек... Ә килмәсә?..
Дәвамы бар.