Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 10 БҮЛЕК...............................................Түлке мин хыялланып утырам да, Сәрия риза булыр микән әле монда ? Баламның әтисе янына китәм, димәсме?
Түлке мин хыялланып утырам да, Сәрия риза булыр микән әле монда ? Баламның әтисе янына китәм, димәсме?
Ансын менә төгәл әйтә алмыйм, энем. Күбрәк синең үзеңнән тора инде . Ә иренә килгәндә, бер кискән икмәк кире ябышмый дип, аның белән килешмәс дип уйлыйм Сәрияне. Аннары Рәшидне дә кызларны бик ярата диләр иде, тегендә баруга берәрсен табар әле. И-и, Аллаһ сакласын, гөнаһка керәм бугай инде. Кеше сөйләмик әле, энем. Давай, йөрәгеңне тыңла, ул сиңа начарлык теләмәс.
Председатель әңгәмә беткәнне белдереп, урыныннан торып басты.
Әйдә, Рәдиф, диде ул аталарча егетнең җилкәсенә кагылып. Паркка барып, техникаларны барлап кайтыйк. Ә инде урып-җыюлар беткәч, тагын бер серләшеп алырбыз Аллаһ бирсә. Рәхмәт сиңа. Сәрия өчен йөрәк бераз тынычланды.
Сезгә рәхмәт, Фаиз абый. Кирәк бит, килгән көннәрдә үк гашыйк булырлык кыз таптым. Әйтерсең лә Аллаһ тәгалә үзе аларның капка төбенә алып килеп утырткан.
Әлбәттә шулай, энем. Дөньяда бер хәл дә очраклы түгел ул. Белеп, аңлап кына бетермибез.
Ләкин кабинеттан чыгуга, сөйләшеп утырган арада җыелган 3- 4 кешене күреп, ниятеннән кире кайтты председатель.
Син Рәдиф, бар теге комбайн турында доложить ит, диде ул кабул итү бүлмәсендәге кешеләргә сәләм биреп. Аннары басуга солярка киткәнме, шуны кара. Мин соңрак әйләнермен. Хәзергә хуш.
Яхшы. Сау булыгыз..
Кабинеттан үзендә тау күчерерлек көч алып чыкты Рәдиф.
Сәрия минеке булачак, диде ул ике баскычны бер атлап. Шулай буласын, аны беренче күргән көндә үк аңлаган идем инде. Ире генә киртә булмасын.
Эш бетеп, кич җитүен көчкә көтеп алды егет . Сәрияне генә түгел, Хәдичә әбине дә сагынып өлгергән иде инде ул. Ничек диде әле Хәдичә әби? Эт койрыгы диме? Авырлыклар күрсә дә, бирешмәгән рәхмәт яугыры. Бигрәк җор телле инде үзе.
Менә кояш соңгы нурларын сибеп, офык артына төшеп югалды да, авыл өстен серле караңгылык биләп алды.
Кемдер эшен бетереп ял итәргә ятты, кемдер капка төбенә ашыкты. Рәдиф тә кешелеккә генә кия торган ачык зәңгәр күлмәген, озын буена килешеп торган кара чалбарын киеп, Сәрия янына барырга җыенды.
Хәтирә әби, диде ул, кая барасын әйтергә кыймыйча. Мин басуга барып кайтам әле. Теге әйткән комбайнның җаена чыгып бетеп булмый. Соңрак калсам, зинһар ачуланмагыз, үзем ачып керермен.
Ярар, энем, бар әлбәттә. Мин дә бераздан һава сулап керәм Аллаһ бирсә , төне бик матур. Ишек бикле булса, шул мин күрсәткән баудан тартырсың.
Хәтирә әби кесәсенә салган дисбесен барлап , чыгып барган Рәдифкә карады.
Бигрәк матур инде, агай, диде ул баш селтәп. Авыл кызлары тиз гашыйк булыр моңа. Инде менә берәрсенә күзе дә төшеп өлгермәде микән әле. Басуга болай фырт итеп киенеп бармаган иде. Ярар, яшьләр эше, үзләре карасыннар.
Әйе, яшьләр. Яшьлек еллары.. Күңелләрдә мәңге сакланырлык гүзәл мизгелләр. Беренче мәхәббәт, үкенеп искә алырлык беренче ялгышлар. Менә шушы кыска гына яшьлек елларына күпме хәтирәләр сыйган. Ээх, җилдәй узган шул елларның бары бер көненә генә кайтып булсамы? Белмим, гомернең кайсы көнен сайлар идек микән. Әти әниләр белән рәхәтләнеп яшәгән ваемсыз балачакның бер көненме, әллә бәхеттән исереп, сөйгәнең белән кавышкан никах көненме?Мөгаен, төгәл генә әйтеп тә бирә алмас идек. Чөнки ул елларның һәр көне истәлекле, бәхетле. Һәр көне онытылмас булып йөрәк түренә кереп бикләнгән. Ләкин, дусларым, ач күзеңне, дөнья бу дип, йөрәк түренә бәхет кенә түгел, үзебез генә белгән тирән серләр, сагышлар да үз урынын алган бит әле.
Сагышларым,яшьлек ялгышларым
Бикләнгәннәр йөрәк түренә.
Көзләр җиткән саен ачы җилләр
Шул бикләргә таба үрелә.
Әйе, нәкъ шулай. Көзләр җитеп, бигрәк тә шыбыр шыбыр яңгыр яуганда көзге җилләр хисләр дулкынын пыр туздырып ярга кага.Күптән бикле серләр йозагын тартып йолкып ватарга үрелә. Чөнки, дөнья булгач, борма борма тормыш юллары шома гына бармый икән бит әле ул. Сикәлтәле юлдан читкә атылып адашкан чаклар да була. Сары сагышлардан үкереп елаган көннәр дә. Әллә нигә нәкъ менә шушы сары көзләр җиткәч күңел дигәннәре ымсынып нидер көтә. Нигә шулай, билгесез?Уйланабыз, моңланабыз. Сагынабыз, елыйбыз. Дөрес, минем белән алай булмый дип, әйтүчеләр дә булыр мөгаен. Ләкин ни генә дисәң дә, алтын көзләрдә әз генә булса да күңел челтәрен тарткан мизгелләр барыбер бер буладыр, дуслар .
Күпләребез кебек, әнә Сәрия дә көзләр җиткән саен үз үзенә урын таба алмыйча азаплана. Тез астына китереп суккан кайгылардан җаны үрсәләнә, йөрәге елый. Күктә йөзгән айга карап моңлана, серләрен сөйли.
Менә бүген дә эшләрен бетереп өйдә бераз уйланып утырды да, урамга чыгарга әзерләнде .
Син әби хәзер намаз укыйсың инде, диде ул, дисбесен тоткан Хәдичә әбигә. Мин бераз гына һава сулап керәм әле. Төне дә бик якты, җылы да. Йөрәгем әллә кайларга ашкына дәү әни. Әкияттәге пар канатлы атым булсын иде хәзер. Очар идеем..
Ээй, балам шул. Атың да булыр әле, парың да . Яшь әле син. Ләкин, кара аны,бүген дә бүрәнәдә утырган берәрсен ияртеп кермә тагын.
Хәдичәтти күпне күргән җиз комганына җылы су салып, оныгына елмайды. Бөтенесе дә теге акыллы миханик булмас. Смотри аны.
Ярар дәү әни. Ярар. Алып кермәм. Берәрсен күрсәм тиз генә капканы бикләрмен дә куярмын.. Аннары син чыгып алырсың.
Ансы булырга мөмкин, балам. Икебез дә бер иш инде без, йомшак күңелле.
Әйе. Кемгә охшап шундый булганбыздыр.
Нигә күңел шундый йомшак безнең,
Бер җылы сүз җитә еларга...
Шулаймы, дәү әни. Аннары икебез дә елак... Ярар дәү әни, киттем, чыгып керим әле.
Сәрия елмаеп, бөрчекле күлмәге өстеннән җылы кофтасын киде дә, әтиләре заманыннан калган череп барган бүрәнәгә чыгып утырды.
Көз җиткән булса да, рәхәт җылы төн. Төнге күкне тутырып йолдызлар җемелди. Ерак та түгел болынлыкта ишетелгән гармун моңы авыл өстен урап алган.
Сәрия дә шул моңнарга уралып, күңеле белән әллә кайларга очты.
Ээх, диде ул, уйларына ирек куеп . Шушы тәкәббер Рәшидкә кияүгә чыгып нинди зур ялгышлык эшләдем бугай ла мин. Менә хәзер кызлар белән мин дә уенлыкта булыр идем. Яратмый да идем инде , югыйсә. Нигә миңа гына шундый авыр язмышлар язылган икән соң ул.. Булсын иде ул сине өзелеп өзелеп яраткан кешең..
Ялварам, ялынам, сиңа мин язмышым,
Алып кил яныма тиң ярны.
Әрнемәсен җаным, өзелмәсен җырым,
Йөрәгем болай да яралы...
Сәрия тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп, тулып килгән айга карады. Син дә ялгыз алтын ай. Мин дә бер мескен ятимә. Иптәш кызларым да кайсы тормышта, кайсы уенлыкта. Казанда укыганнары ялга гына кайталар. Әтиләрем исән булса мин дә хәзер елап...
Сәрия шулай дип уйлап та бетермәде, якынлашып килгән аяк тавышларын ишетеп урам башына борылды. Берәр күрше тирәдә торучы кайта микән? Мөгаен, Нургали абыйдыр әле. Зур зур атлап ул гына йөри.
Ул да булмады, аяк тавышлары якынайганнан якыная барып , озын гәүдәле бер ит ат Сәрия янына килеп тә басмасынмы.
Сәрия? Әллә мин киләсен сиздең инде?
Әйе.. Мин... Исәнмесез..
Кемне кемне бу егетне көтмәгән Сәрия нишләргә белмичә куллары белән шомарып беткән бүрәнәне сыпырды. Гәүдәсен рәхәт дулкын биләп алды. Йөзенә гүя ай нурлары кунды.
Рәдииф? диде ул, пышылдап кына. Син нишләп йөрисең? Әллә тагын адаштыңмы?
Юк матурым, адашмадым. Юк..
Рәдиф кайнар учлары белән җылытып бетергән берничә астра чәчәген кызга сузды.
Болар сиңа диде ул да пышылдауга күчеп. Без астра дип әйтәбез, монда кашкарыйлар..
Әйе, кашкарыйлар... Минем иң яраткан чәчәкләрем ул, Рәдиф. Бигрәк матур инде алар. Сәрия, чәчәкләрне күкрәгенә кысып, егеткә карады.
Миңа боларны күп еллар элек әтием бүләк иткән иде, Рәдиф. Инде ничә еллар узган. Ә башка бер генә чәчәк өзеп бирүче дә булмады. Рәхмәт сиңа, Рәдиф. Рәхмәт...
Миңа түгел, Сәрия. Сиңа рәхмәт. Юлымда син очраганга рәхмәт. Мин сиңа беренче күргән көндә үк үлеп гашыйк булдым, матурым. Ирең бардыр дип уйлап, йөрәк өзгәләнде.
Юк шул . Ирем ташлап китте. Без бит..
Сәрия, беразга уйланып туктап калды. Без бит бик ярлы Рәдиф, үзең дә беләсең инде . Әби белән генә...
Беләм кадерлем, барсын да беләм. Рәдиф әкрен генә Сәрия янына килеп утырды. . Әби белән генә торганыңны да беләм. Иреңнең шахта якларына киткәнен дә.
Беләсең? Ах сине, шымчыны? Кем әйтте инде боларны сиңа? Хәтирә әбиме?
Юк, Сәрия. Хәтирә әби түгел. Беләсеңме кем әйтте? Фаиз Фәритович.
Фаиз абый?
Менә шулай тик томалдан тотты да әйтте?
Юк инде, Сәрия. Тиктомалдан түгел. Минем сездән чыкканны берәү күреп калган , шул арада аңа җиткергән.
Вәәт эт койрыгы..
Шулай дип әйтүгә, Сәрия белән Рәдиф рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Әбине гел алай дип әйтмә дип, орыша идем. Бүген үзем дә әйттем инде, Рәдиф. Фаиз абый безнең хакта начар уйламагандыр бит инде.
Юк, юк, Сәрия. Мин аңа барсын да җентекләп аңлаттым. Ә ул сезнең хакта борчылып сөйләде.
Димәк, син минем язмышны беләсең хәзер, Рәшид. Минем авырлы икәнне дә,нинди тормышта яшәгәнне дә.
Әйе, беләм матурым. Фаиз абый сөйләгәннән соң сине тагын да катырак ярата башладым..
Катырак? Моның булуы мөмкин түгел! Рәдиф, әтиең нәрсә әйтер, туганнарың?
Туганнар торасы түгел бит, матурым. Мин торасы. Аннары туганнарым да бармак белән генә санарлык минем. Әти дә күптән җир куенында. Әни белән генә яшәдек без дә..
Ә хәзер әниең үзе генә калдымы? Рәдиф?
Әни үз көчендә әле, кадерлем. Борчылганың өчен рәхмәт сиңа. Үзем бераз аякка баскач әнине монда алып килермен дип уйлаган идем. Кызганычка каршы авылыбыз бетеп бара. Аннары район үзәгенә дә ерак.
Әлбәттә, Рәдиф. Әлбәттә алып кил. Ялгыз сине сагынып ятадыр инде ул. Менә минем әнием исән булсын иде хәзер . Янымнан да бер генә минутка да җибәрмәс идем.
Дәвамы бар.