Найти в Дзене
Кряшены

Яңа Балыклыда армиягә озату кичәсе үткәргәннәр

Яңа Балыклыда армиягә озату кичәсе үткәргәннәр 🙏

28 июнь көнне Бакалы районының Яңа Балыклы авылы мәдәният йортында керәшен егете Артем Васильевны армиягә озатуга багышланган тантаналы чара уздырганнар.

💬«Чара Артемның сроклы хәрби хезмәткә бәйле тормыш этабының мөһимлеген ассызыклап, аның туганнары һәм дусларының тантаналы чыгышларыннан башланып китте. Аннан соң «Бәрәңге чистарт!», «Саперлар», «Снайперлар» һәм «Солдатны хезмәткә әзерләү» кебек интерактив конкурслар узды. Катнашучылар физик һәм акыл зирәклегендә көч сынашты. Артемга әти-әнисенә хат язарга тәкъдим ителде, аннары аны кыр почтасы белән җибәрделәр, бу аның алда торган сынауларга әзерлеге булды. Яшьләр көненә туры килгән бу көн аеруча күңелле үтте», – дип сөйләде авыл мәдәният йорты методисты Наталья Васильева.

@tuganaylar_2002