Хуҗабикәләр игътибарына ⬇️
Җир җиләгеннән джем😋🍓
1 кг җир җиләге, 400 гр шикәр комы кирәк. Җир җиләген яхшылып юарга, «күлмәкләрен» салдырырга.
Тирән эчле савытка салырга да, өстенә шикәр комы сибеп, 4-5 сәгатькә суыткычка куярга. Шикәрле җиләкләрне кәстрүлгә бушатырга. Сүлпән утта кайнатып чыгарырга да, өстенә җыелган күбекләрен алып, 5 минут кайнатырга.
Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга. Капкачлы ягы белән банкаларны тезеп, суытырга.
Суынганнан соң, суыткычта сакларга.