Югары Ослан районы Башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге хезмәткәрләре газ, ут, су белән тәэмин итү һәм юынтык суны чыгару тарифлары буенча аңлатма бирде. Татарстанның бәяләр үсеше 17,5% ка җиткән башка төбәкләреннән аермалы буларак, Югары Ослан районында арту уртача булачак. Газ белән тәэмин итүгә тариф үсеше 12,6% ка артачак һәм 8 сум 41 тиен тәшкил итәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен электр энергиясенә тариф 4,88 сум/кВтч (НДС белән) тәшкил итәчәк – үсеш 78 тиенгә. Авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тариф - 4,19 сум/кВтч (НДС белән), үсеш 62 тиенгә. Безнең районда юынтык суны чыгару бәясе Югары Ослан авыл җирлеге өчен 17,5% ка артачак (1 куб өчен тариф 94 сум 88 тиен), ә Иннополис өчен тариф 41 сум 86 тиенгә кадәр күтәреләчәк (үсеш 23% ка). Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 117,70 сум, үз йортлары белән торучылар 127,68 сум түләячәк. Су белән