Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🚜🛠️ Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаучыларга бүген дипломнар тапшырылды

🚜🛠️ Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаучыларга бүген дипломнар тапшырылды.

Көллиятне быел 164 егет һәм кыз тәмамлады.

– Кыр эшләре вакытында безнең студентларны хуҗалыкларда кочак җәеп каршы алалар, – ди көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. – Алар тракторда да эшли, урып-җыю чорында комбайнга утыра. Басуларда быел өлгереп килгән мул уңышта аларның өлеше булу белән горурланабыз.

-2
-3
-4