Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Чиядән бик тәмле кайнатма рецепты

Чиядән бик тәмле кайнатма рецепты Уңган хуҗабикәләр җиләк-җимештән кышкылыкка запаслар әзерли. Тиздән чияләр дә өлгерер. Сезгә балланып пешкән чиядән бик тәмле кайнатма рецепты ткъдим итәбез. 1 стакан су кайнаттым, шуңа 1 стакан чия салдым, 1 стакан шикәр комы өстәп, кайнатып чыгардым. Тагын 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы салдым, кайнатып чыгардым. Шулай итеп 9 стаканга хәтле салып кайнатып чыгарып эшлибез дә, 15 минут кайнатабыз. Сүндерәбез. Шушы массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. Бик шәп чыга торган кайнатма бу. Чәйләрегез тәмле булсын! Мәрьям апагыз.

Чиядән бик тәмле кайнатма рецепты

Уңган хуҗабикәләр җиләк-җимештән кышкылыкка запаслар әзерли. Тиздән чияләр дә өлгерер. Сезгә балланып пешкән чиядән бик тәмле кайнатма рецепты ткъдим итәбез.

1 стакан су кайнаттым, шуңа 1 стакан чия салдым, 1 стакан шикәр комы өстәп, кайнатып чыгардым. Тагын 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы салдым, кайнатып чыгардым.

Шулай итеп 9 стаканга хәтле салып кайнатып чыгарып эшлибез дә, 15 минут кайнатабыз. Сүндерәбез. Шушы массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. Бик шәп чыга торган кайнатма бу. Чәйләрегез тәмле булсын!

Мәрьям апагыз.