Туганлыкны белдерә торган сүзләр 💕 Керәшеннәрдә туганлыкны аңлата торган төрле сүзләр бар. «Ыру», «токым», «нәсел» — бу сүзләр кардәшлекне белдерә. Гаиләне керәшендә «җәмәгать» дип йөртәләр. Мәсәлән, «безнең җәмәгать», «өй җәмәгате». Гаилә зур булганда, «зур җәмәгать» дип әйтәләр. Йорт хуҗасын «йортбаш җәмәгате», диләр. «Өй» — төрки сүз. «Өйләнү», «өйләндер» сүзләре тамыры шул сүздән алынган. Ә өйләнүче егет керәшенчә «кияү» була. Кияүгә чыккан кыз — «яшь килен». Ата-анасы ягында ул «озаткан кыз»га, «киткән кыз»га санала. Ир кеше хатынының энесенә «кайнеш», сеңелесенә «балдыз» дип эндәшә. Туганлык төшенчәсен «карендәш» сүзе белдерә. ТУЛЫРАК 👉: https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/tuganlykny-beldera-torgan-suzlar