📍Бахтада Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициясе бүген дә дәвам итә😍 🪗 «Безнең як керәшеннәрендә йолаларның төрлесе булган. Бүгенге көнгә кадәр сакланганнары да бар. Үзебез дә аларны барларга, яңадан кайтарырга тырышабыз. Питрауга бүләк җыю да ел саен оештырыла. Бүләк җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп, авылның киң күңелле, йола-гадәтләрне саклап яшәүче Бахтаның кунакчыл хуҗалары сөлге, яулык кебек бүләкләрен алдан ук әзерләп куеп, түземсезлек белән бүгенге көнне көтеп алдылар», – дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре. @tuganaylar_2002
📍Бахтада Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициясе бүген дә дәвам итә
10 июля 202510 июл 2025
~1 мин