Татарстанда алдау юлы белән социаль контракт буенча 350 мең алган хатын-кызга суд була Татарстанның Югары Ослан районында ялган юл белән социаль контракт буенча акча алган 34 яшьлек хатын-кызга суд була. Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның июненнән сентябренә кадәр хатын-кыз социаль яклау бүлеге белән «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлегенә социаль контракт төзегән. Шуннан соң хатын-кыз товарлар сатып алу турында ялган касса чекларын һәм товар накладнойларын тәкъдим итә, шул ук вакытта бирелгән акчаны үзенчә сарыф итә. Үз гамәлләре белән хатын-кыз дәүләткә 350 мең сумлык зыян китергән. Ул үз гаебен таный һәм бөтен акчаны кире кайтара. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм карау өчен судка җибәрелгән.
Татарстанда алдау юлы белән социаль контракт буенча 350 мең алган хатын-кызга суд була
9 июля 20259 июл 2025
~1 мин