⛪️Тихвин чиркәвен яңарту һәм төзекләндерү мизгелләре 1995-1996 елларда төшерелгән фотолар белән матушка Людмила Павлова үзенең ВКонтакте челтәрендә бүлеште. Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур хезмәт куйган кеше протоиерей Павел Павлов була. Аның тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырыла һәм яңа сулыш алып эшли. Келәүләр чиркәү-керәшен телендә уздырыла башлый һәм Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә. Күбрәк фотолар: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99ter-hatir%D3%99/tixvin-cirkaven-ianartu-ham-tozeklanderu-mizgellare-fotolar