Кукмара районының Үрәсбаш авылында Питрауга сөлге җыйдылар😍🌺 “6 июль көнне күркәм йола- сөлге җыюны оештырдык. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөрделәр. Ә бу җыелган сөлге Питрау бәйрәменең зур мәйданын бизәр”, – дип хәбәр итте Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова. @tuganaylar_2002