Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Җан көеге

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 3 БҮЛЕК-----------------------------Әйе балам, әйе. Нәкъ менә шулай керделәр төшемә. Ә кияүгә килгәндә, син түлке миңа үпкәли күрмә, Сәрия. Син аны бик каты, дип әйтимме соң, өзелеп дипме, яратмыйсың кебек тоела. 3 БҮЛЕК
-----------------------------
Әйе балам, әйе. Нәкъ менә шулай керделәр төшемә. Ә кияүгә килгәндә, син түлке миңа үпкәли күрмә, Сәрия. Син аны бик каты, дип әйтимме соң, өзелеп дипме, яратмыйсың кебек тоела.
Хәдичә әби тагын бер кат стенада эленеп торган иренең сүрәтенә күз ташлады. Менә мин, бабаң исән чакта шахта гына түгел, дөнья читенә китик дигән булса да, китәргә риза идем. Чөнки мин бик каты яраттым аны. Һаман да өзелеп өзелеп яратам, сагынам. Әгәр инде син дә Рәшидеңне яратасың икән, мин дип торма, Сәрия. Тот та кит.
Шулай дисеңме, дәү әни. Бәлки син хаклыдыр да. Мин бит, дәү әни, гомер буе әти әни назына сусап яшәдем. Сөеләсе, иркәләнәсе килде. Кияүгә чыккан вакытта да, ирем назлап, иркәләп яшәсен иде дип, хыялланд

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 3 БҮЛЕК-----------------------------Әйе балам, әйе. Нәкъ менә шулай керделәр төшемә. Ә кияүгә килгәндә, син түлке миңа үпкәли күрмә, Сәрия. Син аны бик каты, дип әйтимме соң, өзелеп дипме, яратмыйсың кебек тоела.

3 БҮЛЕК
-----------------------------
Әйе балам, әйе. Нәкъ менә шулай керделәр төшемә. Ә кияүгә килгәндә, син түлке миңа үпкәли күрмә, Сәрия. Син аны бик каты, дип әйтимме соң, өзелеп дипме, яратмыйсың кебек тоела.
Хәдичә әби тагын бер кат стенада эленеп торган иренең сүрәтенә күз ташлады. Менә мин, бабаң исән чакта шахта гына түгел, дөнья читенә китик дигән булса да, китәргә риза идем. Чөнки мин бик каты яраттым аны. Һаман да өзелеп өзелеп яратам, сагынам. Әгәр инде син дә Рәшидеңне яратасың икән, мин дип торма, Сәрия. Тот та кит.
Шулай дисеңме, дәү әни. Бәлки син хаклыдыр да. Мин бит, дәү әни, гомер буе әти әни назына сусап яшәдем. Сөеләсе, иркәләнәсе килде. Кияүгә чыккан вакытта да, ирем назлап, иркәләп яшәсен иде дип, хыялландым. Матур, матур сүзләр ишетәсем килде. Ләкин, бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, иркәләнеп яшәү түгел, бер назлы сүз дә ишетмәдем мин Рәшидтән. Киресенчә аны мактап, аны иркәләп торасы булды. Бик коры ул, дәү әни. Кире, үз сүзле.
Кодагый да шундыйрак шул балам. Аның да теле нәрсә әйткәнен колагы ишетми. Кешене санлап яши торган нәсел түгел алар.
Әһә.. Менә хәзер шулай дисең, дәү әни. Ә кияүгә чыкканда, авызыңа су капкан идең мени? Нигә бер киңәш бирмәдең? Кара әле, моны? Дәү әни?
Ник инде, олан, нәрсә дим соң? Кысыласым килмәде шул.
Кысыласы калган, дәү әни. Кысыласы. Син дә әйтмәгәч, кем әйтсен соң миңа. Әти юк, әни юк.. Рәшид үзе дә ник өйләнгәненә үкенә кебек тоела әле миңа . Ул да мине бик яратып тормый бугай. Яратса, бармасаң ялынып тормыйм, авылда кал, димәс иде. Әнкәйне дә әнә, мине хәерче кызы дип йөри, диләр.
Ярар, әйтсен, кызым. Торырга йортыбыз, ашарга ризыгыбыз бар, Аллаһка шөкер. Кияүне дә ул котыркандыр әле. Бик-бик кирәк булса, бай кызы алсыннар әнә. Үзеңә насыйбы булыр әле.
Әйе шул, име дәү әни! Нишлим микән дип, төне буе уйланып чыккан идем. Китмим алайса. Яратса, өйләнүгә эш эзлим дип, шахта ягына чыгып китмәс иде. Мин барыбер бармыйм дип, атна буе ялындым. Уйлап та бирмәде бит..
Әйе, кызым. Холыкны үзгәртеп булмый диләр инде аны. Тора бара кырысланыр гына. Китмә алайса, Сәрия. Берәү булса иртүк килеп җитәр иде. Әнә бит, ни кодагыйның, ни үзенең эзе дә юк. Димәк син кирәк түгел инде, балакаем.
Хәдичә әби сүзсез калып бераз уйланып утырды да, инде озак еллар эшләп үзе белән бергә картайган будильникка карады.
Вакыт бара, Сәрия, диде ул, шул зәңгәр сәгатькә ымлап. Соңга калма, балам. Әйдә, чәй эчеп, капкалап ал да, марш контурыңа. Түлке менә укый алмый калдың, бик кызганыч. Быел заушнии гына кереп карамыйсыңмы соң, кызым? Гомер буе идән юып йөрмәссең бит.
Заушнии.. Сәрия, капкан майлы ипиен көчкә йотып, көлеп җибәрде. Заушнии түгел дәү әнии, заочный, диде ул балкып. Читтән торып. Мин үзем дә күптән хыялланып йөрим инде, әби. Түлке менә акчабыз җитәр микән? Ээх, әтиемнәр исән булса. Дус кызлар кебек мин дә Казанда укып йөрер идем, име бит, дәү әни.
Ярар балам, еласаң еламасаң да үлгәннәр кире кайтмый Сәрия. Син дә алай өзгәләнеп үзеңне бетермә. Безнең өчен борчылып ятмасыннар. Әйдә әле председатель белән сөйләш тә, хисапчыга укырга кер олан. Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына дип, Аллаһ тәгалә үзенең ярдәменнән ташламый ул. Юллык кына акча табарбыз, иншаллах. Бар әйдә, бар, соңга каласың.
Идәнне мин килүгә юып куйсалар, ә, дәү әни? Сәрия калган чәен йотып куйды да, гади булса да гәүдәсенә килешеп торган сатин күлмәген, аягына йомшак күннән тегелгән чүәген киеп эшенә ашыкты.
Мин дәү әни, чынлап та Фаиз абый янына керәм әле бүген. Ул нинди киңәш бирер, диде ул, дәү әнисенә кул болгап. Түлке хисапчы түгел, укытучы буласым килә минем.
Бар әйдә, олан, бар. Алайса укытучыга керерсең. Эшеңә соңга калма, кызым.
Хәдичә әби оныгын капка төбенә хәтле озатып чыкты да, бераз артыннан карап торганнан соң, бакчасына чыгып шундагы бүкәнгә утырды.
Гади генә, әллә ни зур булмаган авыл бакчасы. Искереп барган койма буйларында дәлияләр кып кызыл чәчәк атып утыралар, хуш ис бөркеп утырган карлыган куакларында эре эре тәлгәшләр күренә.
Әәй, язмышым.. Тагын ниләр күрәсем калды микән әле?
Хәдичә әби җыерчыклар баскан, сөялле кулларын сыпырып уйга калды.
Бик күп кайгылар аша узарга туры килде шул Ходаем. Бик күп. Әле дә ярый сабыр канатларының ныгын бирдең.
Әнә шулай, яшьли китеп барган ирен, бердәнбер улы белән киленен уйламаска бик тырышса да, булдыра алмый шул Хәдичә әби. Үзәген өзеп әйләнә дә кайта аның уйлары.
Җырдагыча, Онытырга сине мөмкин түгел,. Уйларымны әйтче, нишләтим? дигәндәй, уйларның йөгәне юк шул. Нәрсәне онытырга телисең, шунда чаба алар. Аннары йөрәккә дә әмер биреп булмый бит. Елата да, җырлата да ул. Җитмәсә әле, Хәдичәттәнең бакчасында да әнә күпме истәлекләр сакланган. Менә бакча башында гына пар алмагачлар шаулап утыра.
И-и, ире Исмәгыйль белән сөенә сөенә утырттылар бит аларны. Шулай, бер елны кыш бик салкын килеп, бик күп кешеләрнең алмагачлары өшеп бетсә дә, аларныкы исән сау калган иделәр. Менә хатын, күрдеңме? дигән иде шунда ире. Парлап үскәч, алмагачлар да салкынга бирешмәделәр. Безнең дә гомерләр озын булып, шулай шаулап яшәрбез әле.
Ләкин, кызганычка каршы, шаулап яшәп булмады шул җаным. Булмады.. Хәдичә әби моңланып бераз утырганнан соң карашын икенче тарафка күчерде. Ә менә язлар җиткәч, ап ак чәчәкләргә күмелгән бөдрә шомырт агачы. Монсы баламныкыы.. Әби ирексездән тамган күз яшьләрен сөртеп елмаеп куйды. Наилемә бер кире сүз әйтсәәм, шунда үрмәләп менәр иде дә, төшмичә үртәләп тик утырыр иде, бәгърем.Искә алырга гына калдыгыз шул җаннарым! Искә алырга гына..
Сезне уйлап, йөрәгемне кысып,
Сизмәгәнмен еллар узганын.
Елый-елый сыңган канат белән,
Туздырамын юллар тузанын..
Шулай, Хәдичә.. Шулаай.. Канатларың сынды. Син күрәсен кеше күрми карчык..
Хәдичә әби үзе белән үзе сөйләшеп, калайдан чүкеп ясалган лейкасын алып, чәчәкләргә су сибәргә кереште.
Ярый әле янымда Сәрия балам бар диде ул, ут янып утырган дәлияләргә серен сөйләгәндәй. Менә ул да ире белән шахта якларына китсә, ялгыз башым ниләр эшләгән булыр идем,гөлләрем?Рәшид егеткә бер дә кияүгә бирәсем килмәгән иде лә, каршы да килмәдем шул. Араларында кайнар мәхәббәт юк икәне баштан ук күренеп тора иде дә ләбаса. Нишләтәсең? Ярар, икенче юлы өреп кабарбыз инде. Балакаемны чынлап яраткан, хөрмәт иткән кеше очрамый калмас әле, Аллаһ бирса. Күтәрә алмаслык авырлыклар гел безгә генә димәгән.
Хәдичә әби бераз бакчасында юанып,түтәлдән утаган чүп үләннәрен тавыклары алдына кертеп атты да, өй ишеген ачты.
И-и, балалар, балалар. Шау гөр килеп гомер иткән күршеләрдән кызыгып гомерләрем үтте инде, агай. Сәриямә дә яхшы ир, күп итеп сау-сәламәт балалар табып үстерергә насыйп ит бер Аллаһым. Аларның гомерен өзә күрмә берүк. Бәхеткә күмелеп, сөенеп яшәсеннәр.
Әнә шулай, яшьли киткән ирен, балаларын уйлый уйлый, бердәнбер оныгына бәхет теләп көннәрен уздырды әби. Аның өчен сызланды, борчылды. Сәрия дип йокларга ятса, ул дип күзләрен ачты. Кыскасы, аны оныгы өчен генә яши дисәк тә ялгыш булмас иде мөгаен.
Дөрес, Сәрия үзе дә әбисен үлеп ярата иде. Ул да аның өчен җанын бирергә дә әзер. Ләкин кыз баланың тормышка чыгасы, чит бер йортка килен булып төшәсе дә бар бит әле. Хәдичә әби үзе дә моны бик яхшы аңлый. Сәриясе генә бәхетле булсын. Ялгызлыкка , сагышларга да түзәргә әзер . Бары тик, башка авыр кайгылар гына килмәсен.
Менә бүген дә әби бик күп хәтирәләр шаһиты булган радиосын ачып куйды да, Сәриясе кайтуына кыстыбый пешерергә әзерләнде.
Ярый әле, бәрәңгебез бар, Аллаһка шөкер, дип эре эре бәрәңгеләрен әрчеде. Камыр басты..
Өфе - Казан юлларының
Баганалары чыршы.
Башларыңа кайгы төшсә
Син дә..
Хәдичә..Хәдичәү..
Шул вакыт, Хәдичә әби радиога кушылып башлаган җырын җырлап бетерә алмады, аксак туксак басып, ахирәте килеп керде.
Ничә керсәм тәмле ризык пешерәсең Хәдичә. Тагын ниләр майтарып ятасың инде?
Әә, Гамилә.. Син икәнсең, кер әйдә, ахири, утыр. Сәрия олан кайтуына дип, кыстыбый пешерергә булдым әле. Үзем дә шуны бик яратам. Я, ни хәлләрең бар?.
Әй лә бигрәк хетри икәнсең. Кем яратмасын ди инде, майга манчылган кыстыбыйны. Барыбыз да яратабыз. Сәрия үзе кая соң әле?
Гамилә әби җавап көтеп, бер кат өйгә күз йөртеп чыкты.
Эштәдер инде? диде ул, өйдә башка кеше юк икәнен чамалап. Рәшиде янына тәки кире кайтмадымы? Түлке ни бит, ахири.. Әле генә бакча башыннан киткән кияүне күреп калдым име. Зур чумадан белән остануфкага таба китте. Тикшереп йөри дип, ачулана күрмә инде, берүк. Кая китеше микән, мин әйтәм. Сәрия беләме соң, Хәдичә?
Хәдичә әби бер сүз әйтмичә, төя башлаган бәрәңгесенә эретелгән май салып төеп бетерде дә, тукмагын юып шкафка тыгып куйды.
Беләбез, Гамилә диде ул, ниһаять тынлыкны бозып. Беләбез күршекәем. Рәшид Пермь ягына китте. Шахтага эшкә урнашып кайткан.
Менә сиңа күрәсең булса. Анда ни калган ди? Читтән баеп кайткан кеше юк бит әле, чирләп кенә кайталар. Сәрия үзе ни диде соң?
Сәрияме? Сәрия әллә кайчаннан бирле ялынып килде инде балам. Авылда калыйк, эшләгән кешегә монда да эш җитәрлек дип тегенең колак итен ашап бетерде. Юк бит. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый дип, үз туксаны туксан. Талаша талаша барыбер урнашып кайткан бит кире шайтан.
Имәндә икән чикләвек.. Ник ахири, яшьләр арасында ни булыр соң болай булгач. Тегесе читтә, Сәрия монда дигәндәй.
Башлары исән булсын, Гамилә. Башларыы.. Башкасы турында уйлап та карамыйм мин хәзер. Аерылсалар, Рәшидкә берәр бай кыз табылыр әле. Сәрия дә ялгыз калмас Аллаһ бирса. Так яратылмаган булса бер миһербанлы адәм очрамый калмас.
Син Хәдичә, бай кызы табар дип, кодагыеңа төрттерүеңдер инде. Мин дә ишеттем аның сүзләрен. Ярар соң, читкә китеп Сәрияне нәрсә дип торырга. Ияреп китмичә бик дөрес эшләгән. Үзең әйтмешли, берәр акыллы адәм очрамый калмас әле, очрар Аллаһ бирсә, очрар.
Дәвамы бар