Найти в Дзене
Кряшены

Керәшен ансамбльләре халкыбызның солдатка озату йолалары һәм традицияләрен күрсәтәчәкләр

Керәшен ансамбльләре халкыбызның солдатка озату йолалары һәм традицияләрен күрсәтәчәкләр 💥

🗒Мәгърифәти проектның беренче чарасы 2 июльдә 18.00 Горький исемендәге ял паркында узачак.

⚡Балык Бистәсеннән Лариса Кибякова солдат кулъяулыгы чигү буенча мастер-класс үткәрәчәк.

⚡Концерт мәйданчыгында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле, Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз мәдәният йортыннан «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш мәдәният йортыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.