Йогышлану учаклары һәм күрелгән чаралар Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе үткәргән лаборатор тикшеренүләр «Бариев Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында (Олы Елга авылы) һәм «Кама-Агро» ҖЧҖендә (Сабакай авылы) эре мөгезле терлекләрдә бруцеллез авыруын китереп чыгаручы чыганак барлыгын раслады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы карарлары нигезендә (03.06.2025 ел, № 18-п һәм 19.06.2025 ел, № 20-п) күрсәтелгән хуҗалыкларда карантин чикләүләре кертелде. Эпизоотик учакларның чикләре билгеләнде, инфекцияне бетерү һәм аның таралуын булдырмау буенча планнар расланды. Йоктыруның төп юллары: * Авыру хайваннар белән контактка керү (бигрәк тә терлек бозаулаганда, аларны караган вакытта). * кайнатылмаган сөт, җитәрлек эшкәртелмәгән ит, сөт продуктлары (сыр, эремчек, каймак) куллану. * Инфекцияле материал (йон, плацента, биологик сыеклыклар) белән эшләү. Авыру кешедәге симптомнар: Авыру температураның ки
Хайван асраучылар игътибарына: Татарстанда бруцеллез очраклары ачыкланган
24 июня 202524 июн 2025
1
1 мин