Альфира Кадыйрова-Гайфутдинова. 2 бүлек. Беләм әни, сез дә минем өчен борчыласыз. Сез дә сагынасыз. Ләкин, кызганычка каршы, сездән бернинди дә җавап ала алмыйм шул инде хәзер. Менә шулай хәлләремне мин сөйләрмен, сез тыңларсыз...
Беләм әни, сез дә минем өчен борчыласыз. Сез дә сагынасыз. Ләкин, кызганычка каршы, сездән бернинди дә җавап ала алмыйм шул инде хәзер. Менә шулай хәлләремне мин сөйләрмен, сез тыңларсыз...
Сәрия, бераз тынычланып урыныннан торды.
Керим, озак утырдым, диде ул, үзе белән үзе сөйләшеп. Дәү әнием ничек эзләп чыкмады әле. Рәшид тә кире килмәде. Ярар, яратуы шул кадәр генә булгандыр инде. Ни язган, шул булыр. Авыр чакта җылы кочагына алган дәү әниемне ташлап китмим инде мин...
Сәрия өйгә кереп, аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсенә атлады. Ярым караңгы залга күңелгә ниндидер бер шом биреп, тонык кына ай нурлары сузылган. Түрдә торган өстәлдә келтер-келтер будильник тавышы ишетелә..
Сәрия, шыпырт кына бүлмәгә эленгән чәчәкле чаршауны тартты. Ярар, дәү әни йоклый, Аллаһка шөкер. Рәшид талашып Пермь ягына чыгып киткәч, минем кире монда кайтканга борчылса да, күзләренә нур кунды шул бәгъремнен. Шулай, ялгыз калулары яман. Авылда чакта, иртә кич хәлен белеп торам бит. Ә ирем артыннан шахтага китсәм?
Сәрия тавыш чыгармаска теләп, әкрен генә чишенеп ятарга теләсә дә, тузып барган тимер караватның шыгырдавын җиңә алмады. Карават сиртмәсе үзенекен эшләп, кечкенә бүлмәне яңгыратты.
Балам, Сәрия синме? Ул арада, карават тавышыннанмы чаршау артыннан Хәдичә әбинең ягымлы тавышы ишетелде.
Кердең мени? Кияү кайда?
Әйе, дәү әни,мин кердем. Бераз бүрәнәдә утырдым. Йокыңнан уяттым бугай.
Юк ла, Сәрия, син кермичә нинди йокы булсын инде. Дисбемне генә тартып бетерим дидем. Кияү кайда соң әле ? Кайтып китте мәллә , син нигә калдың?
Калдым, дәү әни, калдым. Мөгаен аерылам мин Рәшидтән. Шул акча, шахта дип,черки сыман безелди киявең. Ә миңа авылда рәхәт. Читкә китеп солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, диләрме әле, дәү әни?
Хәдичә әби әкрен генә челтерәтеп, дисбесен тимер карават башына элде дә, оныгының аяк очына килеп утырды.
Шулаен шулай олан, диде ул, Сәриянен юрганын рәтләп. Ләкин, кияүгә чыккач, иреңә каршы килеп йөрү бик килешә торган гамәл түгел ул, кызым. Язын тормышка чыгып, җәйгә аерылсаң кешедән оят булыр бит.
Булсын дәү әни. Кем нәрсә әйтсә дә, шахта якларына аяк та басмыйм, менә күрерсең. Рәшидкә дә бик әйбәтләп аңлаттым.
Ул нәрсә ди?
Барыбер китәм, сиңа ялынып тормыйм ди.
Алай икән, балам. Кодагый нәрсә дип чыгарып җибәрәдер инде улын. Бер белмәгән чит ят җирдә төпләнеп яши башларга күп көч кирәк бит әле.
Беләсеңме, дәү әни. Сиңа әйтмәгән идем инде. Рәшид нең китүенә сөенә генә әнкәй. Өйләнешкән көннәрдә үк, шунда барыгыз дигән иде инде ул. Аннары, Рәшид белән сүзгә килеп синең янга кайткан көннәрдә дә авылда әллә ниләр сөйләп йөргән әнкәй.
Хәерче кызын алып ялгыштык, дигәнме?
Әйее.. Ә син каян ишеттең, дәү әнием. Менә сиңа, мә. Мин яшереп йөргән булам тагын.
Дөресе шул инде балам. Нишлик соң? Без тапкан акчага гына әллә кая китеп булмый. Кодагый да синең минем янга кайтканга ачуы чыгып кына әйткәндер. Ачу тота күрмик.
Хәдичә әби авыр сулап караваттан торды. Атаннар исән булсалар безнең тормыш та мондый булмас иде лә . Нишлик соң, балам, язмыш. Ярар әйдә йоклыйк. Иртәгә эшкә барасың бар. Калганын күз күрер, Аллаһ ташламасын.
Хәдичә әби, Сәриянең юрганын сыпырды да, бисмилласын укып караватына шуышты.
Кайдан ишеттең диме? Ишеттем, Сәрия, ишеттем. Синең генә йөрәгеңне бозмыйм дидем.
Хәдичә әби , кодагый кешене күз алдына китереп чирканып куйды. Кыз сорап килгәндә нәрсә уйлады микән соң ул? Безнең тормышны күрмәде микән? Өйгә килүен әйт әле син аның. Ярый олан өйдә булмады. Синең хәерчеңне алып ялгыштык имеш. Кем ялгышкандыр әле монда? Шундый акыллы, эш сөючән киленен булсын иде әле ул. Һеей, эт койрыгы.
Уйланып ятып, Хәдичә әбинең йокысы качты. Малаен сагынудан бөтен бер гәүдәсенә салкын йөгерде.
Синең гомер кыска булды инде, улым, дип күз яшьләрен сөртте әби. Инде килеп, кызыңның гомерләре булып, ул бәхеттә яшәсен , я Раббым!
Түлке менә кияү генә читкә китәргә дип йөри әле. Сәрияне кит дип үгетләүдән дә куркам, улым. Кал дисәм дә белмим. Аннары кодагый да бик өнәп бетерми бит әле безне. Ансы шулай , ярлы кешене бик санга сугып тормыйлар...
Шулай дип әйтеп бетерә алмады, Хәдичә әби, тизрәк әстәгъфирулласын кабатларга тотынды. Кичер бер Аллаһ, диде ул куркып. Ниләр уйлап, ниләр сөйләнеп ятам, карт җүләр. Нинди хәерче, нинди ярлы. Иске булса да,менә нурга чумып утырган йортыбыз бар, Аллаһка шөкер. Ашарга икмәгебез, абзар тулы кош корт. Әйткән кеше әйтсен шунда. Сәрия генә нишләр менә. Рәшид дип, бик хафаланмый үзе. Әллә яратмый инде шунда. Ансы да каткан тел шул. Бер җылы сүзен көчкә тартып аласы. Ярар, без күрәсен кеше күрмәс.
Уйланып ятып, йоклап киткәнен дә сизмәде Хәдичәттә. Ә төшенә аның Наиле керде бит бүген. Тавык төшенә тары керер дип, әллә озак уйланып яткангамы, әллә улы да борчыламы. Ни генә дисәң дә, аермачык булып күрде әби аларны. Имеш, урам буйлап килене белән улы килә. Үзләре шат, өсләрендә ак күлмәк. Тирә якта яшел үлән исе.. Без әни уенлыкка төшәбез әле, дип көлә имеш Зөләрә.
Нинди уенлык балалар, Сәриягез елап ята.
Еламасын әни, әйт яме. Андый бәхетле бала еларга тиеш түгел.
Нинди бәхет дисез? Әәй, сезгә әйтәм, Наил дим.
Ләкин шул мизгелдә, гүя кемдер әбигә кагылды.
Ни булды соң әле бу? Сәрия? Син эндәштеңме соң?
Хәдичә әби, күргән төшеннән айный алмыйча торып утырды. Әллә саташам инде? Олан йоклый. Кемдер кагылды түгелме соң? . Әллә төштә булдымы. Әә, әйе бит. Әйе. Балаларымны , бәгырь җимешләремне күрдем бит әле бер Аллаһым.
Хәдичә әби күргән төшен дәвам итәргә теләп, башын мендәргә төртте. Әнә бит көлә көлә уенлыкка ашыга балалары. Сәрия кебек бәхетле бала еларга тиеш түгел диделәрме? Күзләрен йомган килеш кабат кабат күргән төшен күз алдыннан уздырды әбекәй. Иреннәренә елмаю кунды, гәүдәсен әйтеп аңлата алмаслык җиңел хисләр урап алды.
Аллаһка шөкер, диде ул, карават башындагы дисбесенә үрелеп. Аллаһка шөкер. Наилем, Зөләрә белән димәк бар да яхшы. Әле бит Сәриягә дә бәхет юрадылар. Ул бала да бәхетен табачак Аллаһ бирсә.
Хәдичә әби иртәнге намазын укып, оныгы уянганын көтә башлады. Кош кортларга кичтән әзерләгән җимнәрен биреп керде. Хуш исле чәен пешерде.
Ничә елга беренче тапкыр бүген үзен бәхетле тойды Хәдичә әби. Төштә генә күрсә дә, улы белән килене өчен дә җаны бераз тынычланып калды. Ташлап киткәннәренә байтак еллар узса да, балаларын мондый матур халәттә күргәне юк иде әле аның.
Кара әле, ә, диде ул, өстәл читенә утырып. Ап ак күлмәктән, нинди шат үзләре. Оныкка бәхет юрауларын әйт әле син. И-и, торсын әле балам, сөендерермен Аллаһ бирсә. Сагынабыз шул оланнар, биик Сагынабыз. Сәрия дә ничә еллар сезне көтә.
Хәдичә әби өстәл каршында стенага эленгән яшь ир сүрәтенә карап, бармак янады.
Исмәгыйль, ирем җаным, диде ул үзе ишетерлек кенә пышылдап. Улыңны үз яныңа син генә алдың бугай ла ул. Наилебез дә синең язмышны кабатлады бит балам. Ул да синең яшькә җитүгә китеп барды. Ничә еллар сине бер күрергә интегеп яшим. Ичмасам төшләремә дә кереп юатмыйсың. Ә менә бүген улыбызны күрдем..
Дәү әни? Дәү әни дим. Кемне, кайда күрдең?
Ләкин, Хәдичә әби,Сәриясенең эндәшкәнен гүя, ишетмәде дә, уйларыннан айный алмыйча, сөйләп китте ул .
Киленең белән уенлыкка төшәбез дип, киттеләр. Шундый шат күңелле үзләре. Кара әле, Исмәгыйль,сезнең дә анда уенлыклар бармы әллә?
Хәдичә әби иренең сүрәтенә карап елмаеп куйды. Булса, без дә бергә төшәрбез әле, бәгърем, диде ул, тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп. Мин дә монда озак тоткарланмын Аллаһ теләсә. Көт, яме...
Ни сөйлисең син? Дәү әни..
Берни аңламыйча басып торган Сәрия тамак төбенә тыгылган әче төерне көчкә йотып, Хәдичә әбине кочаклады.
Дәү әни, әллә бабайны төшеңдә күрдең мәллә? Әти белән икесе бигрәк тә охшаганнар инде, име дәү әни . Ә мине сиңа ошаган диләр.
Сәрия сагыш тулы күзләре белән фотосүрәткә карап алды да, әбисе каршына килеп утырды.
Сиңа да бик авыр хәсрәтләр күрергә язган инде, дәү әни, диде ул, әбисенең кулын сыйпап. Миңа да...
Алай димә, балам. Нәрсә язган шуны күрәсе, нинди сынаулар аша үтәргә тиешбез икән, аны да үтми булмый кызым. Алдагысын Аллаһ белә дип, туасы таннарың бәхетле булсын Сәрия.
Белмим дә инде, дәү әни. Кемнәр өчен генә ачыла микән инде ул бәхет ишекләре? Гомер буе әти әнисе булган дусларыма кызыгып яшәдем. Мине яраткан ирем булсын иде дип теләдем. Берсе дә булмады, әбием. Рәшид дә бик коры булып чыкты.
Бар да яхшы булыр балам! Гел безгә генә киләсе димәгән кайгының. Бүген менә әтиләреңне күрдем...
Әтиләрне? Сәрия, әбисенең сүзен ярты юлда бүлдереп, кочаклап алды.
Димәк, бабайга шул төшенне сөйли идеңме, дәү әни? Ә мин куркып куйдым тагын.
Җүләрләнә башлаган әбием, дип уйладыңмы?
Әзрәк булды инде..
Аллаһ тагәлә, балам, ансыннан алып калды, мең шөкер. Кайгысы белән сабырлыгын да бирде. Түздек, Сәрия, Аллаһка шөкер. Сынмадык, сыгылмадык. Алга таба бар да яхшы булыр. Моны әтиең әйтте.
Әти? Алар ничек килеп керделәр, дәү әни? Ә миңа күптән кергәннәре юк инде.
Бик матур керделәр, олан. И-и.. Хәдичә әби бар кайгыларын онытып күргән төшен сөйләп китте. Бер уйчанланып алды, бер кеткелдәп көлеп куйды ул. Нурлы карашы белән иренең сүрәтенә дә карап карап алды.
Борчылмагыз, Сәрия бик бәхетле булыр, диде алар, икәүләшеп. Мондый бәхетле бала еларга тиеш түгел..
Чынлап та шулай диделәрме, дәү әни? Рәшид белән китмәсәм дә бәхетле булырмын микән?
Дәвамы бар