Найти в Дзене
Услон.РТ

Кызыл Байракта Халыкара пикник көнен билгеләп үттеләр

Пикник - француз сүзе, ул табигатьтә һәр катнашучы алып килгән ризыкны авыз итүне күздә тоткан. Хәзерге аңлауда термин «табигатьтә тамак ялгау» дигәнне аңлата.

Бу гаилә һәм дуслар белән табигатькә чыгу өчен менә дигән сәбәп. Әлеге бәйрәм табигатьтә актив ял итәргә яратучыларны берләштерә, саф һавадан, тәмле ризыктан һәм дуслар белән аралашудан ләззәт алырга мөмкинлек бирә.

Катнашучылар Кызыл Бәйракнең мәдәният үзәге янында җыелып, Сәйдәшев скверына юл тоттылар, анда нарат ябалдашлары астында пледларга урнаштылар. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен сыйлар күп иде, барысы да рәхәтләнеп ашап-эчеп алдылар һәм саф һавада иркенләп аралаштылар.

Аннары барысы да бергәләп хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Уеннардан соң барысын да татлы сюрприз - туңдырма көтә иде, шуннан соң уеннар дәвам итте. Твистер, крокодил, УНО, Ассоциация кебек уеннар да балаларны битараф калдырмады. Чара күңелле һәм дәртләндергеч музыка астында узды.

Бу көн – бер-береңә якынаю, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм җылы истәлекләр тудыру өчен менә дигән мөмкинлек булды. Саф һава һәм актив уеннар - нык иммунитет һәм яхшы кәеф нигезе.