Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Унике төп апостол бар

Унике төп апостол бар Кемнәр соң алар? Изге кенәгәдә мондый аңлатма бар. Апостол – илче яки җибәрелгән кеше, Святый Тын кушуы буенча Христос турында сөйләүче, яки Аның хезмәте белән терелеп торуы турында таныклаучы. Иисус Христосның үз артыннан иярүчеләре, өйрәнүчеләре күбәйгәннән-күбәя бара. Бервакыт Галилеяда Иисус Христос бер тауга менеп, төн буе теләк иткәннән соң, үзенең өйрәнүчеләрен җыйган һәм шулар арасыннан унике төп апостолны сайлап алган. Алар түбәндәгеләр: 1.Симон – Коткаручы аны Петр дип атаган; 2.Андрей – Симонның туганы (Первозванный); 3. Иаков Заведеев; 4.Иоанн Заведеев (Богослов); 5. Филипп; 6. Нафанаил; 7. Фома; 8. Матфей; 9. Иаков – Алфей улы; 10. Симон Зилат; 11. Иуда Иаковлев – Левея яки Фаддей; 12. Иуда Искариотский – Иисус Христосны тотып бирүче. Иисус Христос, шушы төп унике апостолдан тыш, үзенең өйрәнүчеләре арасыннан тагын 70 апостол сайлаган. Алар арасында Марк, Лука, Клеона һәм Павел да бар. Барлык сайланган апостоллар халыкка дөрес динне таратырга җибә

Унике төп апостол бар

Кемнәр соң алар? Изге кенәгәдә мондый аңлатма бар. Апостол – илче яки җибәрелгән кеше, Святый Тын кушуы буенча Христос турында сөйләүче, яки Аның хезмәте белән терелеп торуы турында таныклаучы.

Иисус Христосның үз артыннан иярүчеләре, өйрәнүчеләре күбәйгәннән-күбәя бара. Бервакыт Галилеяда Иисус Христос бер тауга менеп, төн буе теләк иткәннән соң, үзенең өйрәнүчеләрен җыйган һәм шулар арасыннан унике төп апостолны сайлап алган. Алар түбәндәгеләр:

1.Симон – Коткаручы аны Петр дип атаган;

2.Андрей – Симонның туганы (Первозванный);

3. Иаков Заведеев;

4.Иоанн Заведеев (Богослов);

5. Филипп;

6. Нафанаил;

7. Фома;

8. Матфей;

9. Иаков – Алфей улы;

10. Симон Зилат;

11. Иуда Иаковлев – Левея яки Фаддей;

12. Иуда Искариотский – Иисус Христосны тотып бирүче.

Иисус Христос, шушы төп унике апостолдан тыш, үзенең өйрәнүчеләре арасыннан тагын 70 апостол сайлаган. Алар арасында Марк, Лука, Клеона һәм Павел да бар. Барлык сайланган апостоллар халыкка дөрес динне таратырга җибәрелгәннәр.

Апостолларның дүртесе – Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн Богослов Ару Евангелиене язганнар, шуңа да аланы евангелистлар дип атыйлар.

Сайлап алынган апостоллар Иисус Христосның яшәү дәверендә үк халык арасында дин таратуда булып, Коткаручы күккә күтәрелгәч, Святый Тын иңгәннән сон, төрле илләрдә, төрле халыкларга христиан динен таратып йөргәннәр. Күбесе каршылыкларга очрап, азаплы үлем кабул иткәннәр.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/kemnr-ul-izge-apostollar