🇷🇺Арчаның Җиңү Паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
☀️Митингны район башкарма коитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачты. Ул райондашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез дәвам итә, диде. Аларның исән-имин кайтуын теләде.
🕊️Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгыш ясады. Лин атакай, Әмир хәзрәт дога укыды.
💐Һәлак булган якташларыбыз истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.