🕊️🕊️🕊️22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне... 🇷🇺Илебез тарихына канлы күз яшьләре белән язылган көн... 💥1941 елның 22 июнь иртәсендә нацист Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә. 🇷🇺Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә һәм 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелә... 💥Арча районы 25 меңнән артык ул һәм кызларын фронтка озата, шуларның 14 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмый... Алар мәңге безнең күңелләрдә...🕊️ 🕊️Күгебез һәрчак аяз булсын, башка беркайчан да сугышлар кабатланмасын!🕊️🕊️🕊️