🧨Бүген Арча халкы бөтен ил белән бергә “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. 🕊️Илебез тарихына битараф булмаганнар 21 июнь кичендә Җиңү Паркына Бөек Ватан сугышында башларын салган каһарманнарыбызны искә алырга җыелды. 🌺Бер минут тынлык белән сугыштан кире әйләнеп кайта алмаганнарны искә алып, шәмнәрдән “Хәтерлибез” сүзе тезелде. ✨Чарада Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Юрий Козлов, хәрби хезмәт ветераны Булат Нуриәхмәтов катнашты.
🧨Бүген Арча халкы бөтен ил белән бергә “Хәтер шәме” акциясенә кушылды
21 июня 202521 июн 2025
~1 мин