Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Ленино авылында Изге чишмәне чистартылып, тирә-ягы тәртипкә китерелде

Ленино авылында Изге чишмәне чистартылып, тирә-ягы тәртипкә китерелде 🙏 Яңа Чишмә районының Ленино авылында изге Димитрий Солунский хөрмәтенә аруландырылган бу чишмә янын әледән-әле җыештырып, чистартып торалар. Бу юлы да авылның җәмәгать эшендә катнашучы иң уңган кешеләре, чишмәгә төшә торган баскычның култыксаларын рәтләгәннәр. Янәшәдәге агачларның су алырга, ял итәргә килүчеләргә комачаулык тудыра торган корыган иске ботакларны кискәннәр. Чишмәнең тирә-ягындагы чүп-чарны җыйганнар.☘ Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркино әйтүенчә, Ленинода үз йортлары турысын, авыл урамнарын тәртиптә тотучы, Изге чишәмәгә юлны онытмаучы тырыш кешеләр яши. Көндәлек авыл тормышындагы барлык эшләрдә дә халыкның үзенә һәрчак ярдәм итүен әйтте җирлек башлыгы.🙌 @tuganaylar_2002

Ленино авылында Изге чишмәне чистартылып, тирә-ягы тәртипкә китерелде 🙏

Яңа Чишмә районының Ленино авылында изге Димитрий Солунский хөрмәтенә аруландырылган бу чишмә янын әледән-әле җыештырып, чистартып торалар. Бу юлы да авылның җәмәгать эшендә катнашучы иң уңган кешеләре, чишмәгә төшә торган баскычның култыксаларын рәтләгәннәр. Янәшәдәге агачларның су алырга, ял итәргә килүчеләргә комачаулык тудыра торган корыган иске ботакларны кискәннәр. Чишмәнең тирә-ягындагы чүп-чарны җыйганнар.☘

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркино әйтүенчә, Ленинода үз йортлары турысын, авыл урамнарын тәртиптә тотучы, Изге чишәмәгә юлны онытмаучы тырыш кешеләр яши. Көндәлек авыл тормышындагы барлык эшләрдә дә халыкның үзенә һәрчак ярдәм итүен әйтте җирлек башлыгы.🙌

@tuganaylar_2002