Яңа Кенәрдә җиһангирлар очрашты. Казаннан тулы бер автобус белән мәктәп укучылары, укытучылар кайтты. Арчадан Җиһангирлар төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов аларга экскурсовод булды. Байконурда бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре дә килде. Очрашуда район хәрби комиссары Азат Вахитов, Байконурда эшләгән подполковниклар Булат Нуриәхмәтов, Александр Белов катнашты. Очрашу башта Яңа Кенәр мәктәбендә, аннан Җиһангирлар паркында булды. Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.