Хәерле имин кичләр! 🌙 Төнге урам Утсыз төнге урам, курка-курка барам, Кемдер килә сыман артымнан. Нигә янмый утлар? Нидер ялтырады, Йолдыз икән, күктән атылган. Нигә янмый утлар, шуны уйлап барам, Искә төшә пәри , убырлар. Әллә нинди шомлы агач шәүләләре Кулын суза сыман тупыллар. Нигә буш соң урам, бер кеше юк сыман Төн пардәсен ныклап ябынган. Нәрсә соң ул алда, нинди өем анда?- Утын икән ваклап ярылган. Ничек көн күргәннәр, утсыз әби- бабай Төнлә ничек урман кискәннәр? Нишләр идек , белмим, әгәр караңгыда -Урман аша бар, кайт дисәләр. Шулай курка-курка өйгә кайтып җиткәч Баганада утлар кабынды. Шундый матур икән, төнге серле урам Юктан куркып, котым алынды. Альфира Кадырова-Гайфутдинова