Найти в Дзене
Саба таңнары

🤾‍♀️18 июньдә “Саба-Арена” спорт комплексы “Без бергә”, “Ак торналар” исеме астында 16 яшькә кадәр егет һәм кызларның өстәл теннисы буенча

🤾‍♀️18 июньдә “Саба-Арена” спорт комплексы “Без бергә”, “Ак торналар” исеме астында 16 яшькә кадәр егет һәм кызларның өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда катнашучыларны кабул итте.

Россиянең алты төбәгеннән:(Оренбург, Коломна, Ижевск, Ульяновск, Самара), әлбәттә инде татарстанлылар һәм Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан кунакларын каршы алды. 70 егет һәм 48 кыз арасында турнирның төп бүләге уйнатылачак. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы - Ирек Гарипов, өстәл теннисы буенча Р.Т. җыелма командасының баш тренеры Виталий Тихонов катнашты.

Турнирның спонсоры ПМК директоры -Маковеев Константин СВОда һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Турнир ачык дип игълан ителде. Спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз👏👏👏

#ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #ТАТАРСТАНДАҖӘЙ

-2
-3
-4
-5