Найти в Дзене
Сельские Нивы

Сөю калдырган эзләр

Дүртенче өлеш. Фәридә бары унике көннән генә хастаханәдән чыкты. Бәхетенә тугры дусты балаларын карарга булышты. Хастаханәдән чыгуга иң беренче эш итеп полиция идарәсенә барды. Фәридә бары унике көннән генә хастаханәдән чыкты. Бәхетенә тугры дусты балаларын карарга булышты. Хастаханәдән чыгуга иң беренче эш итеп полиция идарәсенә барды.
--Үтенеп сорыйм ирем белән очрашырга рөхсәт итегез.
--Ярый тик бары бер сәгать бирәм, сезне җәлләп кенә. Мин сезне очраштырырга хакым да юк иде. Нишлисең бит, вакыты белән ходай зур сынаулар бирә шул. Бары кем аркасында ул сынаулар бирелгәнен генә белеп булмый. Хәзер сезне ирегез янына кертерләр. Ходай сезгә түземлек бирсен.
--Рәхмәт сезгә, гафу итегез әгәр сезне борчыган булсам.
Очрашу бүлмәсенә йөзе качкан Валераны алып килделәр.
--Нихәл Валера? Нишләдең, нәрсә булды соң? Кеше үтергәндә нәрсә турында уйладың?
--Синдә аларга ышанасыңмы? Мин бит җүләр түгел, сине, балаларны калдырып ничек төрмәгә кереп утырыйм? Ничек? Мин чишенү бүлмәсенә кергәндә Паша

Дүртенче өлеш. Фәридә бары унике көннән генә хастаханәдән чыкты. Бәхетенә тугры дусты балаларын карарга булышты. Хастаханәдән чыгуга иң беренче эш итеп полиция идарәсенә барды.

Фәридә бары унике көннән генә хастаханәдән чыкты. Бәхетенә тугры дусты балаларын карарга булышты. Хастаханәдән чыгуга иң беренче эш итеп полиция идарәсенә барды.
--Үтенеп сорыйм ирем белән очрашырга рөхсәт итегез.
--Ярый тик бары бер сәгать бирәм, сезне җәлләп кенә. Мин сезне очраштырырга хакым да юк иде. Нишлисең бит, вакыты белән ходай зур сынаулар бирә шул. Бары кем аркасында ул сынаулар бирелгәнен генә белеп булмый. Хәзер сезне ирегез янына кертерләр. Ходай сезгә түземлек бирсен.
--Рәхмәт сезгә, гафу итегез әгәр сезне борчыган булсам.
Очрашу бүлмәсенә йөзе качкан Валераны алып килделәр.
--Нихәл Валера? Нишләдең, нәрсә булды соң? Кеше үтергәндә нәрсә турында уйладың?
--Синдә аларга ышанасыңмы? Мин бит җүләр түгел, сине, балаларны калдырып ничек төрмәгә кереп утырыйм? Ничек? Мин чишенү бүлмәсенә кергәндә Паша кан эчендә ята иде инде. Мин килеп караганда аның күкрәгендә пычак торпаеп тора, мин тиле кебек аны тартып чыгардым. Белсәм иде пычак урынында калса Пашаны бәлки коткарып буласын, ахыры ни белән бетәсен. Әйе бер яктан мин аның үлеменә гаепле, җүләр, җүләр шул мин. Пычакны алмасам каны күп акмас иде, аны коткара алалар иде. Үзенә кем пычак кадаганын да әйтеп мине бу әфәттән дә коткарып кала ала иде.
--Син чыннан да гаепле түгелме?
--Юк дидем бит инде, кем гаепле икәнен дә беләм. Әйтеп, аңлатып та карадым, раслый алмадым. Пычак минем кулда булгач тыңламыйлар.
--Кем гаепле, кем? Син күрдеңме?
--Күрмәдем, ләкин кичә мин Паша белән каты әйткәләштем иде. Сүз арасында килеп чыккан гауга вакытында бәреп үтерермен дип очкындырдым. Бу сүзләрне әйткәнне берничә кеше ишетте, шул кешеләр арасында Фәрит тә бар иде.
--Соң әйт шуларны, сүзгә килгәндә әйтеп барда пычакка ябышмый бит.
--Әйттем, кеше өстенә аударма диделәр.
--Нишләргә инде хәзер, ике бала белән бер ялгызым нишләрмен?
--Бәлки әниләрен булышыр, җәлләп гафу итергә тырышырлар.
--Үзең гаепле җинаятьчегә чыгасың юк иде диярләр.
--Гафу ит мине, мин биктә сине бәхетле итергә теләгән идем, булмады. Гафу ит барысы өчендә.
Валераны сигез елга төрмәгә утыртып куйдылар. Ләкин Фәридә бирешмәде. Берүзенә балалар карарга, фатир өчен түләргә авыр булсада, ул югалып калмады . Кибеттән эшләп кайткач подьезд идәннәре юды, яшь студентлар өчен курсовойлар эшләде, рефератлар язды.
Фәния бүген төне буена ник бер күзен йомсын. Йөрәге дә үз урынында түгел. Самат уянуга акрын гына сүзен башлады
--Бәгърем кара әле, сүземне бүлдермичә тыңла әле. Хәлем китеп тора, йоклый да алмадым. Фәридә белән балалар өчен бик борчылам.
--Син тагын тотындыңмы? Ул тормыш юлын үзе сайлады.
--Самат бәгърем бәлки гафу итеп кире өйгә алып кайтырга вакыт җиткәндер?
--Юк дидем мин , әти, әни сүзен тоңламагач, безнең сүздән чыккач......
--Җитәр, син теләсә нәрсә уйлый аласың, тик мин үз баламнан баш тарта алмыйм. Күп түздем, сиңа каршы киләсем килмәде. Ләкин йөрәгем белән гел кызым янында идем. Син гайлә башлыгы, нигә ниндидер фикерен булса да хатыныңнан ризалык сорамыйсың. Син әйттең, шул закон. Минем фикерем бернәрсәгә тормыймы? Яратам, хөрмәт итәм дип гомер иткән хатыннарыгызның үз фикере бар икәнен аңлый алмыйсыз шул ирләр. Фәридәгә хәзер бик авыр, ике бала белән бер ялгызы калды. Әйе ул безнең сүздән чыкты. Үзең беләсең, әгәр буталчылык килеп чыкмаса ул бәхетле булыр иде.
--Мин Валерага кеше үтерергә кушмадым.
--Ни сөйлисең син? Рамилә сүзе буенча Валераны ялган гаеп аркасында утыртканнар. Мин бу сүзгә ошанам. Ул безнең кызыбызны бәхетле итте. Үз теләге белән төрмәгә керер дип уйламыйм.
--Минем карашларымны син беләсең, Фәридә белә торып нигә татар егетен сайламаган?
— Нигә дисеңме? Ә син нигә, нигә мине сайладың? Әйт нигә башка кызга өйләнмәдең?
--Кадерлем мин сине яраттым, үлеп яраттым.
--Менә җавабың, син яраттың, Фәридә белән Валера да бер берсен үлеп яраттылар. Шуңа күрә безгә каршы чыктылар. Мәхәббәтләре көчле булганга каршы чыктылар.
--Тик без икебез дә бер дин кешесе.
--Җитәр, әйе ике диннән алар. Мин кызымның авыр сынаулар үтүен күрә торып кырыйда кала алмыйм. Җитәрлек түләде инде ул сүздән чыгуы аркасында. Күптән синең белән күзгә күз сөйләшергә булган. Әгәр аларның монда кайтуларын теләмисең икән, мин кызым, оныкларым янына китәм. Күпме яшәргә калганын кем белә, оныкларымны сөймичә, назламыйча үләсем килми.
Фәния сүзен бетереп өйдән чыгып китте. Сыер савып, эшләрен бетергәч өйгә кереп кайнаган чәйнекне сүндерде. Өстәлгә ризыкларын әзерләп куйды. Самат бер сүз дәшмичә килеп утырды. Икесе дә сүз башларга куркып утырды кебек. Чәйләп алгач ,ишектән чыгып китергә җыенган Самат кире борылып Фәниягә күзен күтәреп карамыйча гына
--Мин Фәридәнең балалар белән өйгә кайтуына риза. Син дөрес әйттең, ходай аны инде җитәрлек сынады.
Фәния авыз ачып сүз әйтергә элгергәнче ишекне ябып чыгып та китте. Нинди генә усал булып күренергә тырышсада, аның да Фәридә өчен йөрәге ут кебек яна иде. Соңгы араларда Фәниясе күрмәсен дип даруларны да качырып кына эчте. Сөекле хатынының йөрәге януын белә торып кабат борчу , мәшәкатьләр өстисе килмәде.
Тормыш яңадан үз урынына әйләнеп кайтты. Саматлар йорты яңадан кояш чыккан кебек яктырып китте. Балалар тавышы белән йортка җан керде. Фәния шатлыгыннан нишләргә белмәде, оныкларын яныннан бер минутка да җибәрмәде. Самат үзенең җебегәнлеген күрсәтәсе килмәсәдә, аның җаны тынычланды. Фәридә әтисе ярдәме белән правлениягә бухалтер булып эшкә урнашты. Күңеленең түрендә әле һаман Валерага булган сөю хисен саклады. Авылда хәбәр тиз тарала, кемдер Фәридәне гаепләде, кемдер җәлләде, төрле сүзләр йөртүчеләр дә табылды. Ләкин әтисе, әнисе янында үзенең саклаучылары бар икәнен белеп башын югары күтәреп яшәде. Башта кыен булсада авыл халкы акрын гына булган хәлләрне оныта башлады. Фәридәнең яше атласа да ул гүзәллеген югалтмады. Аның кулын сорап килүчеләр дә аз булмады. Фәридә үзенең Валераны йөрәгеннән алып бәрә алмавын аңлатты. Беркөнне эштән кайтканда аны таныш тавыш туктатты.
-Фәридә,нихәл? Минем синең белән сөйләшәсем бар иде
Фәридә үз күзенә үзе ошанмады. Янында Фәрит басып тора
-Син? Ничек итеп ,син миңа авыз ачып сүз әйтергә булдың?
-Нәрсә булды соң? Мин сиңа нинди начарлык эшләдем? Ник минем белән шулай сөйләшәсең?
- Әле сорап торасынмы? Ятсыз. Ник? Нигә син Валераны термәгә утырттың?Син,син,мин аңа кияүгә чыккан өчен ачуыңны алдыңмы?
- Син нәрсә сөйлисен? Мине кеше үтерә ала дип уйлыйсыңмы?
-Уйламыйм,беләм, син аның Паша белән бәхәсләшеп торганын күргәнсең,аннары аны үтереп, Валера өстенә калдыргансың. Ничек? ничек син шулай эшли алдын? Мине үзеңә кире кайтарыр өченме? Җүләр, шул хәлләрдән соң мин сине кабул итә дип уйладыңмы?
- Син ул җүләр! Әйе, мин ишетеп тордым,тик үтерүче мин түгел! Мин сиңа шуны әйтер өчен генә килгән идем. Бик теләр идем сина исбатлап күрсәтергә,тик булмый.
- Акланып торма,кирәкми, үтенәм кит! Күрәсем дә килми, бүтән юлымда очрама! Мин Валераны яратам, үлгәнче аңа тугрылыклы булып калам.
Фәрит тагын нидер әйтергә теләгән кебек авызын ачты да,кулын селтәп китеп барды.
Фәридәнең болай да бүген эче пошып тора иде, Фәрит ачы йөрәк яраларын искә тешерде.
Үз уйларына бирелеп кайтып барганда, йорт янында ашыгыч ярдәм машинасын күреп, йөгереп өйгә керде. Ишек янында әнисен куреп:
-Әни нәрсә булды, нигә алар монда?
-Кычкырма, балаларны куркытасын! Кисәктән генә әтиен йөрәген тотып утырды да, күзен йомды. Сулышым кысыла дип зарланды, аннары бетереп тынды. Менә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Әлегә карыйлар, үземдә белмим нәрсә булганын.
-Срочно принесите носилки, в больницу повезем.
Табиб әйткән сүзне ишетеп ,әнисенең сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә Фәридә табибка карап
-Нәрсә булды доктор? Әти нишләгән?
-Йөрәге, вообщем аңлатып торырга вакыт юк.
Ул машина йөртүчегә карап
--Быстрее
Үзе кабат Самат яткан бүлмәгә кереп китте. Фәридә аның артыннан керде дә йөзе агарган әтисенә карап
--Әтием, әтием әйт нәрсә булды?
Табиб аны кулыннан тотып
-Чыгыгыз, комачаулыйсыз бит.
Янындагы шәфкать туташы белән икәү ниләр генә эшләп бетермәделәр. Бераз вакыт үткәч табиб Фәридәләр янына чыкты.
-Гафу итегез бераз иртәрәк булса, юк берәр сәгать иртәрәк булса кем белә бәлки коткара алыр идек. Кызганыч, без хәлдән килгәннең барысын да эшләдек, ләкин алып кала алмадык.
--Юк, юк әтием, юк сез аны үтердегез. Нигә хастаханәгә алып китмәдегез? Нигә, нигә дип суздыгыз?
--Тынычланыгыз, ул бит күптән авырый иде, мин үзем ничә тапкыр хастаханәгә килеп ятырга куштым. Тыңламады, вакытым юк дип акланды.
Фәния аптырап табибка карады
--Нәрсә дидегез? Ул бит бердә зарланмады, хәлсез күренәсең дигәч тә, ардым гына диде.
--Юк, ул күптән авырды, сезгә генә әйтмәгән.
--Ничек мин күрмәдем, мин гаепле, Саматымны мин карамадым.
Фәния нишләргә белмәде, күзеннән ялгышып та бер тамчы күз яше таммады. Ул кешеләр кергәнне дә, Фәридәгә укол кадаганны да, балаларның куркып әниләре янында елап басып торганнарын да күрмәде. Бары күрше Наҗиянең
--Фәния әбиләр килә, Саматның өстенә нәрсә ябасың, әйтеп торсаң үзем барын да эшлим.--Дигәнне ишеткәч үзенең әле исән икәненә төшенде. Ул башта иренә карады, аннары балалар елаганны күреп Фәридә янына килде.
--Кызым, кызым тор, әтиең үлде, ишетәсеңме? Тор дим, нигә ятып торасың?
Табиб Фәниянең кулыннан тотып
--Ул хәзер аңга килә, борчылмагыз, Хәлегезне аңлыйм, зур югалту кичердегез, авыр, бик авыр. Әнә карагыз оныкларыгыз куркып елыйлар, зинһар алар хакына үзегезне кулга алыгыз. Сезгә дә укол кадасак зыяны булмас, әйдәгез минем белән.
--Әйе, әйе мин тырышам. Ә Фәридәгә нәрсә булды? Үтенәм аны карагыз, бер үк көнне ике кадерле кешемне югалта алмыйм.
--Алла теләсә Фәридә белән барда яхшы була, борчылмагыз.
Берничә көн начар төш күргән сыман үтте. Йортта кабат тынлык урнашты .

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.