...Саймә кызын бер ялгызы үстерде. Үзе кебек чибәр булды ул. Егетләрнең хушларын яудырып йөрде. Әмма берсен дә якын китермәде. Габдрахман гына... Горур кызны кызык итәргә булган, күрәсең. Итте әнә. Үзен теге дөньяга озаттылар. Хай, Зифа балакаем, никләр шуның белән кулларыңны пычраттың? Балаң турында уйламагансың икән. Ниләр генә күрергә язгандыр инде сиңа...
"Кичерә алсаң, кичер" повестеның дәвамы