Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Җәй көннәрендә киемгә үлән табы тию — гадәти хәл

Җәй көннәрендә киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Бигрәк тә урамда уйнап йөргәндә балалар тиз пычрана. Джинсы чалбарлардан, киҗе-мамык тукымадан булган киемнәрдән үлән табын бетерү бик җиңел түгел. Шуңа да тап кипкәнче аны юу хәстәрен күрегез. *Киемне юар алдыннан ярты сәгатькә тозлы суга салып торырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы исәбеннән тоз кушыла. *Аннары бераз кер сабыны сөртеп куегыз һәм җылымса суда юыгыз. * Әгәр тап алай гына да бетми икән, аш серкәсе кулланырга мөмкин. Ул да тапларны бетерергә булыша. 100 миллилитр җылы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга кирәк. *Таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә дә була. Киемне 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була.

Җәй көннәрендә киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Бигрәк тә урамда уйнап йөргәндә балалар тиз пычрана. Джинсы чалбарлардан, киҗе-мамык тукымадан булган киемнәрдән үлән табын бетерү бик җиңел түгел. Шуңа да тап кипкәнче аны юу хәстәрен күрегез.

*Киемне юар алдыннан ярты сәгатькә тозлы суга салып торырга кирәк. 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы исәбеннән тоз кушыла.

*Аннары бераз кер сабыны сөртеп куегыз һәм җылымса суда юыгыз.

* Әгәр тап алай гына да бетми икән, аш серкәсе кулланырга мөмкин. Ул да тапларны бетерергә булыша. 100 миллилитр җылы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе кушарга кирәк.

*Таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә дә була. Киемне 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була.