Балтач районында «Кара күл» янында шифаханә комплексы төзүне планлаштыралар. Бу хакта район башлыгы Рамил Нотфуллин хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Инвестор сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге эш проектлау стадиясендә, әмма 2026 елның февралендә үк комплекс төзелешенә керешү планлаштырыла. Санаторийны 2028 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрәчәкләр, ә проектка якынча 2 млрд сум тотылачак, диелә әлеге хәбәрдә. Фото:ТР Инвестицон үсеш агенстлыгы пресса хезмәтеннән
Балтач районында «Кара күл» янында шифаханә комплексы төзүне планлаштыралар
17 июня 202517 июн 2025
~1 мин