Икенче өлеш. Фәридә йокларга ятса да, тиз генә йоклап китә алмады. Ул Валера турында уйлады. Шомырт кара чәчле, озын буйлы , тәмле телле егет күңеленең кыллары белән уйнады.
Фәридә йокларга ятса да, тиз генә йоклап китә алмады. Ул Валера турында уйлады. Шомырт кара чәчле, озын буйлы , тәмле телле егет күңеленең кыллары белән уйнады. Аның күз карашлары кызны үзенә әсир итте. ,, Юк, юк мин аның турында уйларга тиеш түгел . Бу Фәритнең миңа булган хисләрен сату белән бер. Мин аны яратмыйм, тик ул миңа бик якын, мин аның хисләре белән уйный алмыйм."" Уйлар, уйлар, шул уйларга төренеп Фәридә йоклап китә. Икенче көнне Фәридә үзен уңайсыз хис итә. Аның моңсуланып торганын күреп Фәрит колагына гына:
--Сәләм! Син миңа кичә берсүз әйтмичә киткән өчен үпкәләдеңме? Юк өчен борчылма инде. Әсхәт клубка кереп тиз генә ,,матайны күлдән чыгарырга булышыгыз, Әмир суга төшкән"" дигәч куркып калдык. Үзен дә судан чыгарырга кирәк дип уйладык. Шуңа да вакыт сузмыйча китергә булдык. Аннары соң иде инде . Ә сезне Валера озаткан диделәр. Бездә шатландык, үзегез генә кайтмаган бит.
--Мин, мин...
--Җитәр инде, борчылма, имтиханнар башлана, синең башыңда шул булырга тиеш. Аннары кая укырга бару турында уйларга кирәк була .
--Бүген Тахирның туган көне, бездә җыелыйк ди, кем белә бәлки бүтән бергә курешеп булмас. Тахир өйдә үткәрәм килегез диде..
--Беләм, миңа әйтте инде ул. Барганда сине кереп алырмын, әзер бул.
--Кирәкми. Тахирларда очрашырбыз. Мин Рамилә белән барырга сөйләштем.
Төрле мәшәкатьләр белән кич җиткәнне сизми дә калдылар. Фәридә белән Рамилә барганда кеше җыела башлаган иде. Рамилә дә бик уңайсызланды, аның әле бер дә Тахирлар өенә кергәне булмады .Бергә укып та, бер авылда яшәп нигәдер андый мөмкинлек чыкмады. Табын артына утыргач Фәридәнең күзе каршы якта утырган Валерага төште. Нигә ул монда? Әле армиядән кайтты гына, Тахир белән дуслар дип әйтмәс идем. Кем дәшкән аны? Җитмәсә Валера гел Фәридәгә карап утыра. Әлбәттә Фәритнең бераз ачуы килә.
--Сөеклем Валераның күзе сиңа төшкән ахры, күзен бер дэ алмый утыра.
--Юк бар сөйләп утырма, без аның каршысында, шуңа гына сиңа ул карый кебек тоела. Әнә кара хәзер ул Суфьяга карый. Ул көнчелегең белән үтерәсең инде.
--Үтермим сөеклем, бер ул гына түгел бит, күпме егет күзләп йөри үзеңне. Яныңда мин булганга гына бераз туктап торалар. Куркам берәрсе урлап китәр дип . Бәлки укулар бетүгә өйләнешербез?
--Карарбыз, тавышланма кеше ишетер.
Бәйрәм кызганнан кыза барды. Яшьләр ишегалдына биергә чыкты. Фәридә кызлар белән сөйләшеп басып торганда, янына Валера килеп:
--Фәридә сине биергә чакырсам үпкәләмәссеңме?
Фәридә биергә теләмәсә дә, нигәдер аның белән янә биергә чыкты.
— Син бик гүзәлсең, йөрәгемдәге хисем ташып чыкты, Фәридә белсәң иде сине ничек яратуымны.
--Валера кирәкми, беләсең бит егетем бар икәнен. Үтенәм мине бүтән биюгә чакырма. Очрашулар эзләмә.
--Әгәр егетең бар икән нигә биергә чыктың? —Фәрит белән синең арада ниләр булганын белмим, тик әгәр аны яратсаң, минем белән биергә чыкмас идең дип уйлыйм.
--Әйе мин чыгарга теләмәдем, бары бүтән минем эзәрлекләп йөрмә дип әйтер өчен ризалаштым. Кеше янында акырып әйтү дөрес булмас иде дип саныйм.
--Шулайдыр, тик минем йөрәгем синең сүзләреңне кабул итәргә теләми. Уйла, Фәридә, мин сине чыннан да яратам.
--Валера аңла минем егетем бар. Әйдә дуслар булып калыйк.
--Ярый соң, тик уйлап кара әле ярыймы?
Фәридә янә кызлар янына барып басты. Фәрит шуны гына көткән кебек килеп аны кырыйгарак алып китте.
--Син кабат Валера белән, нәрсә кирәк аңа синнән?
--Ул мине яратам , әйдә бергә булыйк диде,
--Ә син курыкмыйча миңа шуны әйтәсеңме?
Фәридә дәшмичә генә китеп бармакчы иде, Фәрит аны кулыннан тотып алды:
--Әйт нигә дәшмисең? Ничек итеп аның белән бии алдың?
--Чөнки миндә аны яратам, ишетәсеңме? Әйе ул үзеннән үзе йөрәгемә кереп утырды. Мин үзем дә куркам, ничек шулай килеп чыгуын белмим. Уйларымны куып чыгара алмыйм. Торыштым, булмады, күп киреләнгән саен, күбрәк якынаям кебек. Күңелем сихерләнгән ахры, аңа тартыла. Нишлим әйт,? Синең белән күпме очрашып йөрәгемдә бернинди үзгәреш булмады. Мин нишләргә дә белмим.
--Ул беләме?
--Нәрсәне?
--Синең яратуыңны?
--Юк белми, мин аңа бүтән очрашу эзләмә, егетем бар дидем.
--Димәк, синең мина карата бераз булса да сөю хисең бар. Әйдә өйләнешик, белеп торасың яратуымны, синдә яратасың, аңлап кына бетерә алмыйсың.
--Үпкәләмә, миңа уйларга вакыт бир. Имтиханнар бетмичә бернәрсәдә уйлыйсым килми.
Вакыт үтте, ләкин Фәридәнең башында имтиханнан гайре Валера турында уйлар бетерелде.
Үзе дә гел Фәридә күзенә чалынырга гына тора. Коега суга чыкса, койдан су алып керергә булыша. Кибеттән кайтканда сумкасын күтәрә. Авылда бит бакча эшләре башлана, Валера Фәридәнең бакчага чыгуын күрүгә керәген күтәреп килеп җитә. Фәрит кенә яңа хәбәрләрне ишетеп кара янып, ачуын кая басарга белми. Фәридә аның белән очрашудан кача, төрле сәбәпләр таба. Менә яшьләр имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алалар. Хәзер инде кая укырга бару турында гына уйларга кала. Валера Казан каласына барып эшкә урнашып кайта. Фәридәне дә Казанга укырга барырга өнди. Фәридә ризалаша һәм әтиләре белән сөйләшергә сүз бирә..
Әтисе кайтканчы әнисе белән сөйләшергә уйлый.
--Әни колхоз конторасында озакламый Сәвия апа пенсиягә китә, мин Казанга барып, экономика буенча укырга телим. Аннары авылга кайтып әти янында эшләр идем.
--Әтиең белән сөйләш, ул бит Ульянга барырсың дигән иде.
--Әни мин кыз кешегә нигә төзүче булырга?
--Әнә әтиең кайта, сөйләшербез, мин үзем каршы түгел.
Самат өйгә кереп кулларын юды да өстәл янына килеп утырды:
--Сөекле хатыным бәлки мине сыйлар? Нәрсә белән сыйлыйсың?
--Сыйлыйм, сыйлыйм, вакытлы кайттың әле.
--Нигә? Нәрсә булды?
--Әнә кызың Казанга укырга барырга тели, аннары әти белән эшләрмен ди.
--Яхшы булды әле үзегез кузгаттыгыз. Мин каршы түгел, тик бер шартым бар.
--Нинди инде әти?
--Син теге көрәшен малае белән очрашуыңны туктатасың. Әле соң түгел, мәхәббәт учагы кабынганчы арагызны өзәргә кирәк булыр.Миңа көрәшен кияве кирәк түгел! Татар, мөселман егете табарга иде.
--Әти ул бит татарча бездән яхшырак сөйләшә.
--Беләдер, сөйләшәдер, сүз юк, тик ул урыс алласына ышана, ә безнең динебез Ислам дине . Менә шул аерма.
--Әти заманалар башка хәзер, мин яратам аны.
--Юк дидем, оныт аның турында, беләм яратуны йөрәктән алып бәрү авыр. Аңла кызым әле яңа вакытта җиңелерәк, бетереп мәхәббәт утында янганчы араңны
өзәргә кирәк. Учакны сүндерергә җиңелерәк, ә пожар чыкса куркыныч яный . Шуңада яңа чакта араңны өз. Мин беркайчан да бу никахны кабул итмим. Бер йортта ике алла була алмый!
Фәридә күз яшьләренә буылып чыгып китте. Нишләргә? Ул бит йөрәгеннән Валераны алып ташлый алмый. Нигә мин шулай Фәритне ярата алмадым? Юк, юк ничек булсада әтине безнең никахны кабул итәргә күндерергә кирәк. Ничек? Нәрсә уйлап табарга? Валерага әйтергә булыр , бәлки ул нәрсә булса да уйлап табыр.
Икенче көнне Валераны күрүгә:
--Мин әти белән сөйләштем, ул минем Казанга баруыма риза, тик бер шарт белән.
--Нинди шарт куйды инде?
--Синең белән араны өзәргә кушты.Миңа керәшен кияве кирәкми диде.
--Син нәрсә уйлыйсың инде? Әтиең аркасында мәхәббәтебезне юкка чыгарырга телисеңме? Ничек? Әйт ничек? Әти әниләр уйлавынча күпме яшәп була? Бу безнен тормыш, без үзебез сайларга тиеш ничек яшәргә икәнен.
--Аңлыйм, тик нишләргә икәнен генә белмим. Бер яктан аларны үпкәләтәсем килми, аннары алардан фатыйха алмыйча ничек яшәргә? Икенчедән,синсез, яшәү мәгънәм югала.. Мин үземне ике юл арасында кебек хис итәм.
--Нишлисең инде? Нинди юл сайлыйсың?
--Миңа җиңел дип уйлыйсыңмы? Ә синең әтиләрең нәрсә уйлый?
--Ничек әйтим, башта тавыш чыкты, аннары аңладылар кебек. Үзеңә кара синең язмышын, ахырдан безне гаепләмә диделәр.
--Сиңа җиңелерәк булган. Ә менә мин нишләргә белмим. Әти кире җавап кабул ителми диде.
--Әйдә безгә кайтып никах укытабыз. Эш беткәч бернәрсә дә әйтә алмыйлар.
--Син нәрсә сөйлисең? Сездә мулла чакырып никах укымыйлар бит.
--Нигә мулла, алла каяда бер ул, исеме генә башка.
--Юк мин алай эшли алмыйм.
--Беләм, нишлибез инде хәзер?-
--Синең әниләрең ничек риза булдылар соң? Бәлки мин әйтә белмәгәнмендер.
--Дөресен әйткәндә бик авыр булды, ,, әле вакыт бар уйла" диделәр.
--Димәк аларда риза түгел? Минем белән араны өзеп, үзең кире уйларсың дип уйлыйлар.Турыдан әйткәндә алар риза түгел.
--Алар ризалаша, мин бүген сезгә киләм, синең кулыңны сорыйм, бәлки аңларлар.
--Риза булмасалар нишлибез?
--Әле белмим, уйларбыз.
Кич җитеп Самат эштән кайтуга ишектән Валера килеп керде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова