💊Сезгә калий җитәме? (тест-сораштыру) Әлеге гади тест организмыгызга калий җитәме икәнлеген белергә ярдәм итә. Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә кирәк. 1. Мускулларның хәлсезлегеннән тилмерәсезме? 2. Кан басымыгыз югарымы? 3. Эч катудан зарланганыгыз бармы? 4. Шешенүләр еш борчымыймы? 5. Сидек кудыргыч дарулар эчәсезме? 6. Алкогольле эчемлекләр кулланасызмы? 7. Спорт белән актив шөгыльләнәсезме? 8. Сез бәрәңге аз ашыйсызмы? 9. Яшелчә салатларын сирәк кулланасызмы? 10. Җиләк-җимеш, яшелчәләр аз ашыйсызмы? 11. Бәрәңге һәм яшелчәләрне әзерләгәндә озак итеп суда пешерәсезме? 12. Җиләк-җимеш, яшелчә сокларын сирәк кулланасызмы? 13. Кипкән җиләк-җимешләрне сирәк ашыйсызмы? ✅Әгәр күпчелек сорауга “әйе” дисәгез, организмыгыз калийга кытлык кичерә дигән сүз. Тулырак...