🏤 Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 19 июльдә Җөри авылында узачак Республика керәшен этник сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итә башлады📄 «Түгәрәк уен» фестивале Питрауның төп мәйданнарының берсендә, 2023 елдан уздырыла. 💚Фестивальнең максаты: керәшеннәрнең этник культурасын үстерү һәм саклау. Төрле район, республикада яшәүче фольклор ансамбльләр әлеге чарада катнашырга тырышалар. Ел да Питрауга 50гә якын ансамбль килә. Катнашучы ансамбльләр дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. 🌼«Питрау түгәрәк уены-2025»🌼 фестивале 19 июль көнне Питрауның төп мәйданнарының берсендә 18:00 сәгатьтә башланып китәчәк. Катнашу өчен гаризаларны 1 июльгә кадәр ccemelyanova@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 89027188486 (Илүзә), 88432931629 @tuganaylar_2002
🏤 Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 19 июльдә Җөри авылында узачак Республика керәшен этник сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итә
16 июня 202516 июн 2025
~1 мин