Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Анастасия Шәймәрданова: «Элгәре керәшен хатын-кызы яулыксыз һәм кыска җиңле күлмәктән йөрмәгән

Анастасия Шәймәрданова: «Элгәре керәшен хатын-кызы яулыксыз һәм кыска җиңле күлмәктән йөрмәгән» 🙌 Анастасия Шәймәрданова Зәй ягындагы Кабан Бастырык керәшеннәренең киенү үзенчәлеге турында язды.👇 💬 Элек безнең керәшеннәр киемне үзләре талкып, җерләп, катып, сугып җитештергән киндердән теккәннәр. Ике әбиемнең дә сандыкта баш киемнәре дә, күлмәкләре дә бар иде. Кияүгә чыккандагы күлмәкләре булгандыр инде ул. Без аларны әнием, сеңелем белән бик еш алып карый идек. Бик матурлар иде алар. Икесенеке — ике төрле. Чөнки әниемнең әнисе, Үгәпи әбием — Дүрт Мунча авылыннан. Аның күлмәге кечкенә кызыл һәм ак шакмаклы, бәбәй итәкле, бик нәфис иде, алъяпкычы, ука белән чигелгән баш киемнәре дә бар иде. Тәңкәләр тезелгән күкрәкчәсе, тәңкәле беләзекләре әле хәзер дә күз алдында тора. Кул белән теккән иде. Кайда, нәрсә, ничек ялганган, күренми дә, беленми дә иде. Шундый ук тукымадан чаршау, ашъяулык, тастымаллары да бар иде. Әтиемнең әнисе Начтук әбиемнең бәбәй итәкле күлмәге — кызгылт сары, тук

Анастасия Шәймәрданова: «Элгәре керәшен хатын-кызы яулыксыз һәм кыска җиңле күлмәктән йөрмәгән» 🙌

Анастасия Шәймәрданова Зәй ягындагы Кабан Бастырык керәшеннәренең киенү үзенчәлеге турында язды.👇

💬 Элек безнең керәшеннәр киемне үзләре талкып, җерләп, катып, сугып җитештергән киндердән теккәннәр. Ике әбиемнең дә сандыкта баш киемнәре дә, күлмәкләре дә бар иде. Кияүгә чыккандагы күлмәкләре булгандыр инде ул. Без аларны әнием, сеңелем белән бик еш алып карый идек. Бик матурлар иде алар. Икесенеке — ике төрле.

Чөнки әниемнең әнисе, Үгәпи әбием — Дүрт Мунча авылыннан. Аның күлмәге кечкенә кызыл һәм ак шакмаклы, бәбәй итәкле, бик нәфис иде, алъяпкычы, ука белән чигелгән баш киемнәре дә бар иде. Тәңкәләр тезелгән күкрәкчәсе, тәңкәле беләзекләре әле хәзер дә күз алдында тора. Кул белән теккән иде. Кайда, нәрсә, ничек ялганган, күренми дә, беленми дә иде. Шундый ук тукымадан чаршау, ашъяулык, тастымаллары да бар иде.

Әтиемнең әнисе Начтук әбиемнең бәбәй итәкле күлмәге — кызгылт сары, тукымасында бизәкләре бар иде. Алъяпкычы, башка кияргә ука белән чигелгән киемнәре, тәңкәләр тезелгән түшлекләре дә, тәңкәле беләзекләре дә булганын хәтерлим. Шундый ук тукымадан чаршауы, ашъяулыгы, тастымаллары, бистәрләре бар иде.

ДӘВАМЫн 👈🏻 укырга