Найти в Дзене
Сельские Нивы

Җан көеге

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 7 БҮЛЕК............................... Шулайдыр дәү әни. Матур, баһадир гәүдәле. Мин андый егетләр турында хыялланмыйм да инде. Син әйтмешли, үзем кебек бер мескене табылыр әле.Алай ук димә олан. Нинди мескен буласың ди син. Йокларга урының, кияргә киемең юкмы. Аллаһка шөкер диген. Әле бәбәй тугач, өйләребез ямьләнеп китәр бирган булса. Әле, әле.. Шулайдыр дәү әни. Матур, баһадир гәүдәле. Мин андый егетләр турында хыялланмыйм да инде. Син әйтмешли, үзем кебек бер мескене табылыр әле.
Алай ук димә олан. Нинди мескен буласың ди син. Йокларга урының, кияргә киемең юкмы. Аллаһка шөкер диген. Әле бәбәй тугач, өйләребез ямьләнеп китәр бирган булса. Әле, әле..
Хәдичә әби Сәриянең башыннан сыпырды да, өстәл янына шуышты. Бал куймагансың бит, кызым, диде ул, өстәл өстенә күз йөртеп. Кичтән пешергән коймакларны җылытып алсак та буласы булган.
Ярар инде, дәү әни. Әнә май ипи белән генә чәйләп алыйк та, эшкә киттем мин. Коймакларны төшкә җылытып ашарбыз әле, Аллаһ би

Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 7 БҮЛЕК............................... Шулайдыр дәү әни. Матур, баһадир гәүдәле. Мин андый егетләр турында хыялланмыйм да инде. Син әйтмешли, үзем кебек бер мескене табылыр әле.Алай ук димә олан. Нинди мескен буласың ди син. Йокларга урының, кияргә киемең юкмы. Аллаһка шөкер диген. Әле бәбәй тугач, өйләребез ямьләнеп китәр бирган булса. Әле, әле..

Шулайдыр дәү әни. Матур, баһадир гәүдәле. Мин андый егетләр турында хыялланмыйм да инде. Син әйтмешли, үзем кебек бер мескене табылыр әле.
Алай ук димә олан. Нинди мескен буласың ди син. Йокларга урының, кияргә киемең юкмы. Аллаһка шөкер диген. Әле бәбәй тугач, өйләребез ямьләнеп китәр бирган булса. Әле, әле..
Хәдичә әби Сәриянең башыннан сыпырды да, өстәл янына шуышты. Бал куймагансың бит, кызым, диде ул, өстәл өстенә күз йөртеп. Кичтән пешергән коймакларны җылытып алсак та буласы булган.
Ярар инде, дәү әни. Әнә май ипи белән генә чәйләп алыйк та, эшкә киттем мин. Коймакларны төшкә җылытып ашарбыз әле, Аллаһ бирса. Рәдиф кенә иртүк колхоз конторасын ничек тапты микән? И-и, дәү әни, син ышпана дигән кеше, безнең механик булып чыкты бит.
Сәрия елмаеп әбисенә карады да, киенергә ашыкты. Гомер булмаганны әле бер күлмәген кулына алды , әле икенчесен. Дәү әни, бу юлы акча алгач берәр киңрәк күлмәк алмыйча булмас дип тар калган күлмәкләренә күз атты ул. Моңа кадәр ихтибар да итмәгәнмен, кара әле син бу күлмәкне. Әй лә, дәү әни син дә күрмәдеңме соң? Сүтелеп китәм дип тора болар.
Әйе, бәбекәем. Тарайганнар икән шул. Бер матур күлмәк алмыйча булдыра алмассың. Түлке.. Тукта әле балам, тукта..
Хәдичә әби нәрсәнедер исенә төшергәндәй елмаеп торды да, ишек катында торган сандыкны барып ачты. Хәзер, китмичә тор әле, Сәрия. Әниеңнең төсе итеп бер бик матур күлмәген саклый идем бит мин. Кая соң әле, эт койрыгы..
Дәү әни, ул эт койрыгын әйтмичә тора алмыйсыңмы соң син? Бөтен кеше көлә бит инде аннан. Каян башыңа кереп утыргандыр..
Хәдичәтти оныгын гүя ишетмәде дә. Ашыга-ашыга сандык актаруын белде.
Менә, ай Аллам. Әллә ташладым инде дип торам. Эт.. Юк, бүтән әйтмим алайса, кызым, койрыгы . Менә, кара әле,нинди матур. Әниең бераз калын гәүдәле иде бит. Сиңа как раз булырга тиеш бу. Яңа күлмәк алганчы моны киеп торсаң дим инде, балам.
Сәрия дулкынланып кара җирлеккә ак бөрчекләр төшкән күлмәкне кулына алды. Әйе, дәү әни, бигрәк матур икән шул. Бу күлмәктән төшкән рәсеме дә бар бит әле әнинең. Нәрсәгә тирән суга сикергән инде ул, име бит, дәү әни. Әти дә хәзер исән булыр иде.
Җитте балам, йөрәк яраларын кузгалтма. Әйдә, мә, киеп кара әле. Сиңа таман гына булырга тиеш бу Сәрия. Зөләрә дә сөенер генә.
Ярар дәү әни, бүген үземнекен генә киям инде. Әнинең күлмәген кайткач киеп карармын, аннары эшкә дә вакыт җитте.
Ниик, бер минут җитә бит, киеп кара инде.
Дәү әни, хәзер үк киеп булмый инде. Борының сизмиме соң? Сандык исе күлмәктә генә түгел, бөтен өйгә тулды бит. Сәрия көлеп, әбисенең борынына төртеп алды да, ишектән чыгып югалды. Кайткач киеп карармын да, юып куярмын диде ул, борылып тормыйча гына.
Шулай дисеңме? Хәдичә әби, күлмәкне кулына алып борынына китерде. Чынлап та нафталин исе бар шул. Озак ятты бит, ярар бер кат җилләткәч бетәр әле.
Әби озак еллар кадерләп саклаган күлмәкне сыпыргалап Сәрия артыннан карады . Ээх, диде ул, киленен күз алдына китереп. Ээх балалар...
Мәңгелеккә китеп югалдыгыз,
Ятим итеп якты дөньяны.
Белмисез шул, инде ничә еллар,
Икәүләшеп яшьләр койганны.
Әәй, язмышлар, язмышлар.. Кире кайтмаска дип күпме еллар узды, күпме сулар акты. Ә мин карт җүләр әле һаман сезне көтәм, җаныкайларым минем. Тәрәзәгә җил кагылса да, капка төбендә аяк тавышларын ишетсәм дә, сездер кебек булып тоела. Аңлыйм, җаным белән моның мөмкин түгел икәненә ышанам. Әммә бу йөрәкне нишләтергә балалар? Бу ярсуны ничек басарга? Ул бит әле һаман өметләнә, ятса торса сезне көтә...
Җил какса да ялгыш тәрәзәмә,
Сез түгелме диеп, уянам.
Тыштан салкын булып тоелсам да,
Сагынудан ут булып янам.
Янам, көям. ..
Хәдичә әби стенада эленеп торган рәсемнәргә күз атты да, чиләк белән су җылытып күлмәкне чайкап элде. Аннары кер сабыны белән ышкып әле яңа бәйләгән йон оекбашларны юды.
Җырлады да, елады да ул. Дөрес, үзе әйтмешли Аллаһ тәгалә сабыр канатларының ныгын биргән аңа. Гомер буе бик сабыр булды әби. Кычкырып еламады, артыгын зарланмады. Ләкин, никадәр сабыр булса да, оныгы өчен гомер буе үзәкләре өзелде . Әниләре каршына йөгергән балаларга нәүмизләнеп карап торган Сәриясен күреп бүре булып җаны улады. Үкси-үкси йөрәге..
Көн төн бәхет телим инде, бәбекәем, дип бераз ял итәргә утырды Хәдичә әби. Әллә инде теләмичә караргамы. Әллә тели белмимме? Нигә сиңа һаман бәхет елмаймый соң, багалмам. Насыйп ярың кайларда адашып йөри микән?
Әби бөдрәләнеп үскән шомыртка карап елмаеп куйды. Әллә? диде ул, нигәдер күңеле күтәрелеп. Аллаһ тәгалә мин әйтәм, теге миханикны үзе безнең капка төбенә җибәрде микән, Ходаем. Бер дә Гамилә капка төбенә килеп ятмаган бит. Югыйсә, аның да капка төбендә бүрәнәләр сузылып ята. Юкка гына булырга ошамаган бу.. Нигәдер күңелем шулай сизә, юкка гына түгел.
Хәдичә әби әнә шулай уйланып утырганда, Сәрия контора идәнен юып бетерә иде инде. Ике техничка булгач, эше дә алай күп түгел хәзер аның.Һәркайсының юасы бүлмәләре, коридорлары дигәндәй. Дөрес, гел болай булмас инде ул. Сәрия баласын тапкач, бер генә кеше юарга калыр. Ә хәзергә эшләре авыр түгел. Теге вакытта Фаиз абыйсына үзем генә юам, кеше кирәк түгел дигән иде дә, Фаиз абыйсы гына, үзем беләм, дип каршы төште.
Менә Сәрия үзенә тиешле җирләрне юып,икенче катка күтәрелде. Аны юарга тиеш булмаса да, рәис бүлмәсен юуны үз өстендә калдырды ул. Тәрәз төбенә җете кызыл яраннар утыртты, атна саен ялтыратып тәрәзәләрне сөртте. Бу аның үзенә күрә Фаиз абыйсына рәхмәт белдерүе иде.Бәлки алга таба укый да алыр әле. Ә аннары дәфтәр, ручкаларын күтәреп кабинетка җыелышка йөри башлар Аллаһ кушса.
Сәрия эшләгән эшеннән кәнагать калып, кабинетка күз йөртеп чыкты да, сулы чиләген кулына алды. Ярар, һавалар сафланып китте. Хәзер Фаиз абый да басудан кайтып җитәр, Аллаһ бирса. Бигрәк әйбәт кеше инде үзе.
Чайкала иген кырлары...
Сәрия яраткан җырын авыз эченнән көйләп,сулы чиләген кулына алды. Бүгенгә булды бу..
Ләкин, шулай ишектән чыгам дигәндә генә, каршысына кичәге юлчы егет килеп басмасынмы!
Сәрия-ә? диде ул, аптырап. Син дә монда эшлисең мени? Фаиз Фаритович үзендә түгелме?
Юк әле, Рәдиф. Басудадыр инде ул, монда юк. Сәрия егеткә күз кырые белән генә карап алды да, коридорга таба атлады.
Ә син, диде ул әкрен генә, син качкын. Дәү әни синең өчен борчылып йөрде, ә син рәхмәт тә әйтмичә чыгып качкансың.
Сәрия егетнең эшкә ашыкканын аңлап, әбисен уятырга теләмәгәненә иманы камил булса да, бу минутларда ниндидер башка сүзләр эзләп таба алмады .
Әле иртә белән дә сине чәй эчәргә эзләп йөрде дәү әни..
Әйе, матурым мин гаепле. Ләкин иртүк планеркага барасым бар иде бит, Сәрия. Таң тишегеннән ничек сезне уятыйм ди инде.
Рәдиф, артыгын әйтмичә, Сәрия кулындагы сулы чиләкне тартып алды.
Мондый авыр чиләкләр күтәреп йөрмә инде, Сәрия. Суны яртылаш кына салсаң да ярамый мени?
Шулай дип, чиләкне беренче катның баскыч төбенә куйды да, ашыгып чыгып китте Рәдиф. Мин Сәрия, диде ул, бер мизгелгә артына борылып, бик соңга калмасам, кич белән Хәдичә әби янына киләм әле. Сезгә рәхмәтемне җиткерергә. Миңа үпкәли күрмәгез яме.
Сәрия-ә? Кара әле, Сәрия! Мамадышта нинди чибәр ир-егетләр яши икән, ә? Аннары бик ихтибарлы да.
Рәдифнең бу гамәленнән аптырап калган Сәрияне экономист Маһинур апасы, аңга китерде.
Безнең ирләргә чиләк тоттырырсың бар, диде ул да шаккатып. Суның яртылаш икәнен күрсәләр әле, нигә тутырмадың дияргә мужет алар. Вәәт. Ә бу егет. Үзе нинди матур. Ммм.. Менә шундый матур , сине өф өф итеп тора торган ирең булсын иде синең дә балакаем. Сәрия дим, нәрсә катып калдың? Эндәшмисең дә..
Нәрсә дип әйтим инде,Маһинур апай . Әлбәттә бик матур егет. Хатын-кызларны да хөрмәт итә әнә. Ләкин безгә тиң түгел инде ул. Андый кошлар биектән очалар бит.
Безгә борыны югары Рәшид белән, минеке ише исерек Ибрай дисең инде Сәрия. Ярар инде, үзебез теләп барган ирләр бит. Теләп алган картам, тешли тешли тартам.
Ә мин тартырга җыенмыйм. Болай да кечкенәдән әби белән тормыш йөген тартабыз. Ардым инде...
Сәрия, Маһинур апасына карап елмаеп куйды. Кирәк булса Рәшидне башкалар тартсын әнә . Без хәзер ир белән хатын түгел инде. Әнисе берәр бай кызы табып, Пермьгә алып барып бирер әле.
Сәрия, димәк кеше сүзе дөрес?
Нәрсә ди кеше?
Ну, ни бит.. Сезне аерылган икән диләр.
Халык белми сөйләмәс апай . Сөйлиләр икән, димәк дөрес. Үзем ятим, балам ятим. Бетте, китте.
Әйтәсен әйтеп, Сәрия экономистка карап бер елмаеп алды да, чиләген күтәреп урамга чыгып китте.
Үземә болай бәреп әйтмәсәләр дә, димәк сөйлиләр икән дип уйлады ул. Шулай, тел сөяксез. Кемдер хурлыйдыр, кемдер яклыйдыр..Ярар, сөйләсеннәр. Тагын да шул әбием әйтмешли, эт өреп тора, бүре йөреп тора. Аллаһ тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын...Ә менә Рәдифнең хатынына ерактан гына булса да, бер карыйсы иде. Күрәсе иде, бәхетле хатыннар нинди була. Ээх...
Сәрия эшен бетереп, өйләренә ашыкты. Бәлки әле, вакыт табып Рәдиф бүген аларга килер. Әнә бит, әбигә рәхмәт әйтеп чыгам, дип үзе әйтте.
Кайлардан табарга бу бәхет ишеген,
Ачасы иде бит киң итеп...
Дәвамы бар.