👑 «Кряшен чибяре-2025» финалисты: КРИСТИНА ГРИБАКОВА 👑 ❓ ТУГАН КӨНЕ: 17 февраль, 17 яшь 📍 КАЙДАН: Мамадыш районы Владимир авылы 📚 УКУ/ ЭШ: Казан шәһәренең Адымнар мәктәбенең, 11нче класс укучысы. 🙌 ТОРМЫШ ДЕВИЗЫ: «Һәркем үз язмышын үзе булдыра». 🌟 ХОББИ: сноубордта шуа, зур теннис белән шөгыльләнә, китап укырга ярата, инглиз телен өйрәнә. 👑 НИ ӨЧЕН КОНКУРСТА КАТНАША: Әби-бабаларының үткәнен, йола-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертеп, керәшеннәрнең уңган,тырыш, җор телле икәнлекләрен күрсәтү. ✨ ХЫЯЛЫ: Экзаменнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортына керү, сәяхәт итү. 🌸 МАТУРЛЫК УЛ...: эчке һәм тышкы матурлык тәңгәллеге. Эчке дөньяң бай булмаса, тышкы матурлык күренми. Матур булу өчен үз өстеңдә эшләргә кирә. 🇷🇺 ВАТАН НӘРСӘ УЛ? Үзем, әби-бабамнар туып-үскән җир. Нәсел тамырым, гаиләбез тарихы, халкымның культурасы. Дөньяның кайсы гына почмагында булсаң да, ашкынып кайта торган һәм сине һәрчак көтеп торучылар булган, үзеңне иминлектә итеп тоя торган урын. 📷 Эльмира Шрыкова 📹