📿Хозур дин турында… ХАҖ ҺӘМ ГОМРӘ САВАБЫН БИРӘ ТОРГАН 1 ГАМӘЛ 👇🏻 2025 елгы Хаҗ тәмамланып, хаҗилар кайта башлады. Алда – киләсе Хаҗны һәм Гомрә кылу мөмкинлеген көтү. ❗️ ЛӘКИН ❗️ Һәркемнең дә Хаҗ яки Гомрә кылу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Кем өчендер мондый олы сәфәр бары хыял булып кала. Шулай да онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә мөселманга аның мөмкинлегеннән артыгын йөкләми. Өстәвенә, өйдә калган хәлдә дә Хаҗ һәм Гомрә савабына ирешү мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, Әнәстән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырылган риваятьтә Пәйгамбәребез ﷺ болай ди: «Кем дә кем иртәнге намазны җәмәгать белән укыганнан соң (мәчеттә) утырып калса һәм Аллаһны искә алса, шуннан соң кояш чыккач ике рәкәгать (ишрак) намаз укыса, аңа бер тулы Хаҗ һәм бер тулы Гомрә савабы биреләчәк» (Тирмизи, 586). Бу хәдистә китерелгән «Аллаһны искә алу» сүзләрен Аллаһны зекер итү мәгънәсендә аңларга кирәк. Бу сәгатьләрдә әйтелгән салаватларның, догаларның, тәсбихларның һәм Коръән укуның да фазыйләте зур.