Найти в Дзене

“Мирас” — Казан дәүләт циркында татар рухының яңа балкышы

Бүген, 12 июнь көнне, мин Казан дәүләт циркына килдем. Монда беренче татарча программа - “Мирас” спектакле тәкъдим ителде. “Мирас” спектакле – ул милләтебезнең рухын һәм тарихын чагылдырган искиткеч сәнгать бәйрәме. Бу тамаша заманча технологияләр ярдәмендә бай татар мәдәниятен цирк сәнгате хәрәкәтләре телендә сәхнәләштерелеп күрсәтте. Спектакльнең һәр номеры тарихның төсле тукымага төшкән бизәген хәтерләтте: фольклор жанрларыннан башлап, бүгенге Татарстаныбызның дәүләт символларына кадәр цирк сәхнәсендә җанландырылдылар. Программа дәвамында 12 номер куелды. . “Бишек. Татарлар риваятьләре һәм мифлары”- Казан циркы артистлары, балет мәктәбе һәм балалар цирк мәктәбе укучылары катнашында парад рәвешендә тасвирланды, “Рәхим итегез” номеры - Кәтүкләрдә эквилибр күрсәтү белән тамашачыны үзенә җәлеп итте; “Пастораль” дигән номерда кулга ияләштерелгән һәм өйрәтелгән сарыклар чыгышы күрсәтелде; “Татар зирәклеге” номеры боҗрадагы һава гимнастларының зәвыклы һәм дулкынландыргыч хәрәкәтләре бе

Бүген, 12 июнь көнне, мин Казан дәүләт циркына килдем. Монда беренче татарча программа - “Мирас” спектакле тәкъдим ителде.

“Мирас” спектакле – ул милләтебезнең рухын һәм тарихын чагылдырган искиткеч сәнгать бәйрәме. Бу тамаша заманча технологияләр ярдәмендә бай татар мәдәниятен цирк сәнгате хәрәкәтләре телендә сәхнәләштерелеп күрсәтте. Спектакльнең һәр номеры тарихның төсле тукымага төшкән бизәген хәтерләтте: фольклор жанрларыннан башлап, бүгенге Татарстаныбызның дәүләт символларына кадәр цирк сәхнәсендә җанландырылдылар. Программа дәвамында 12 номер куелды.

. “Бишек. Татарлар риваятьләре һәм мифлары”- Казан циркы артистлары, балет мәктәбе һәм балалар цирк мәктәбе укучылары катнашында парад рәвешендә тасвирланды, “Рәхим итегез” номеры - Кәтүкләрдә эквилибр күрсәтү белән тамашачыны үзенә җәлеп итте; “Пастораль” дигән номерда кулга ияләштерелгән һәм өйрәтелгән сарыклар чыгышы күрсәтелде; “Татар зирәклеге” номеры боҗрадагы һава гимнастларының зәвыклы һәм дулкынландыргыч хәрәкәтләре белән үрелеп барды. Бу программада кулга ияләштерелгән аюлар да чыгыш ясады. «Аю бабай» дип аталган номер кече яшьтәгеләрне дә, өлкәннәрне дә таң калдырды. Танылган татар драматургы әсәре исеме белән аталган «Зәңгәр шәл» номерында без каешлы һава гимнастларын. “Риваятьләр һәм әкиятләр” номерында – биеклектә урнаштырылган турниклардагы номерларны бирелеп карадык. “Зилант. Ут сакчылары” атамасы астында - жонглерлар. “Сабан туе” номерында акробатлар чыгыш ясады. “Батырлык һәм кыюлык” дип аталган номерда чын төркиләргә хас атлы җайдакларны күрдек. Алар горур, батыр һәм тәвәккәл халкыбыз символы буларак гәүдәләнделәр. “Туган тел” исеме белән аталган эквилибрда Иван Гребёнкин тарафыннан чын «цирк сөйләме» тән хәрәкәтләре ярдәмендә тасвирлау буларак кабул ителде. Тамашаның эпилогы рәвешендә тәкъдим ителгән “Татарстан символлары” номеры милли спектакльнең барлык артистларын бер сәхнәгә җыйды, һәр номерны таң калып карап утырган тамашачыны кабат алар белән очраштырды.

Бу спектакль халык мифлары һәм легендаларының сәхнәдә җанлануы үрнәге булды. Җем-җем итеп балкып торган сәхнә, шомлы төндә янган йолдызлар кебек, һәр тамашачының йөрәгендә яңа бер ут кабызды. Тамаша ике сәгать егерме минут дәвамында серле мохиттә утырды, һәрбер номер аша татлы балачак хатирәләренә чумды.

“Мирас” тамашасының төп үзенчәлеге - утлы сәхнә һәм милли колорит. Моңынчы Россия шоу-индустриясендә мондый күренешнең булганы юк иде әле. Аның беренче тапкыр нәкъ Казаныбыз циркы тарафыннан тәкъдим ителүе икеләтә горурлык хисе уятты.

-3
Мин цирк бинасыннан серле халәттә чыктым, моны сөйләп аңлата торган да, язып бетерә торган да түгел. Бары үз күзләрең белән күрергә генә кирәк. Сез дә барып карагыз, үкенмәссез!

ScreenRecording_06-12-2025 17-46-47_1.mov