🇷🇺«Ватан ул нәрсә?» 🌺Регина ПАВЛОВА, Мамадыш районы, Юкәче авылы, 31 яшь: — Кечкенә вакытта мин бу бәйрәмгә бик игътибар бирми идем, бәлки мәгънәсен аңламаганга күрәдер. Гадәти бәйрәм, ял көне кебек кенә тоела иде. Ә хәзер, күп очракта, бу көн эштә үтә. «Бәрмәнчек» белән бәйрәм чараларында катнашабыз. Ватан ул — минем туган җирем, әти-әнием, ата-бабаларым җире, туган телем. @tuganaylar_2002