Әйтеп булмый кыска гына хисләремнең барсын да, Исем-җисем, вакыйгалар буталалар башымда. Җиңеп булмый, уйлап кына - язып куярга кирәк, Анам теленең байлыгы һәрвакыт миңа терәк. Язып куярга кирәк. Бүген һәрбер үтектән матур җырлар ишетәм: Авыл турында җырлыйлар, елатырлык, ишетсәң. Берәү “авылын сагынган”, - үзе кайтып куренми, “Яшьлектә яраткан ярын” бер дә эзләп йөреми. Туган якта гел җәй, ахыры, “җиләкләре дә пешкән”, Алма, чия, сливалар авызга килеп төшкән. Жырларда гына калды шул туган якка мәхәббәт. Утәлмәслек хыялларга әверелде мәрхәмәт... Минем чыгышым да матур - Куганакбаш авылы. Туган төбәгем турында бер җырлап алыйм әле. Үзем анда тормасам да, авылым минем куңлемдә. Басулары, чишмәләре, мәзәкләре исемдә. Яши монда эшчән халык: төзек йортлар, урамнар. Бу якты, биек өйләрдә кемнәр тормыш коралар? Килсә инде беләсегез, сөйлим сер итеп кенә. Уенын – чынын бергә кушып, елмаеп - көлеп кенә. Кемнәр дип ни? Бардыр монда куп төрле җан иясе: Бар бүреләр, бар куяннар, аю, торна, т