6 өлеш. Яшисең икән ул, яраткан кешең белән яшәгән кебек яшисең икән. Арада гына бары битарафлык. Эшкә китсә - хәерле юл дисең, кайтып керсә- ни хәлләр дисең. Бер өстәл артына утырып ашыйсың, ә уртага салып сөйләшерлек сүз юк.
Яшисең икән ул, яраткан кешең белән яшәгән кебек яшисең икән. Арада гына бары битарафлык. Эшкә китсә - хәерле юл дисең, кайтып керсә- ни хәлләр дисең. Бер өстәл артына утырып ашыйсың, ә уртага салып сөйләшерлек сүз юк. Әйе, юк, ярар дигән сүз белән чикләнелә. Әй бу дөнья дигәнең! Ник кенә барлык кешеләргә дә бәхете дә, муллыгы да тигез генә бүленми икән.Тыштан караганда Рәсимәнең дә тормышына сокланырлык анысы. Авылга кайтып күпме генә торды, бер дигән иргә никах укытып кияүгә чыкты. Икесе ике машинада җилдерәләр. Өстәвенә, күмәртәләп сату базарыннан кирәк- ярагын, кием-салымын алып кайтып сату итә, ире әнә тимер гараждан аңа кечкенә генә кибет тә ясап куйды. Кызы ничек матур гына мәктәпне тәмамлады. Йорты, бакчасы, суярга дип симертелгән үгезе - болар бар да ире Илдар җилкәсендә. Тик шулай да инде ничә ел бер караватта йокласалар да, эчтә җылылык юк. Илдар баштарак Рәсимәнең салкынлыгына аптыраса да, аның ничек кенә кәефен күтәрергә тырышса да, моның мөмкин түгеллеген аңлады. Әле ярый аның хәлен Алинә белән улы Илнар аңлый. Быел беренчегә бара инде улы да. Беренче хатынын һәм улын югалтканнан соң, Илдар дөньяда шатлык- бәхет дигән төшенчәләр юкка чыкты, дип уйлаган иде. Рәсимә белән уртак балалары тугач, дөньяда аның кебек сөенгән кеше, билләһи, булмагандыр. Шушы сабый аның бар кайгы- хәсрәтен юып ташлады, ул күк йөзенең зәңгәрлеген, таңның алсулыгын, шәфакның кызыллыгын, чәчкәләрнең гүзәллеген күреп сокланды. Кечкенәдән үк улын күтәреп һәм Алинәне ияртеп, балыкка йөрде, җәй көннәрендә аларны елгада су керергә, йөзәргә өйрәтте. Кышын чаңгыда шуу да алар өчен зур шатлык иде. Тик әниләре генә алар белән барырга теләмәде, җәен черки, чебен диде, кышын салкын диде. Алар кайтуына ашарга әзерләп, телефоны аша дуслары белән аралашып көнен уздырды. Рәсимә өчен иң рәхәт көннәре Чаллы я Казан базарына барып, сату өчен товар алып кайту иде. Кышын юлга чыкса, бәс сарган агачларга сокланды, күзне чагылдырган ак карга багышлап әллә нинди шигьри юллар уйлап тапты. Язларын юл буйлап узышучы ерганакларны сәламләде, җәйләрен барганда да, кайтканда дә пар каен янында туктап хәл алды. Картая инде каеннар да. Әнә берсе төбеннән бөтенләй череп килә. Тагын ничә ел алар бер берсенә терәк булып торырлар икән? -Инде ничә ел бергә торып та, баланың үзенеке түгел икәнен нүжәли аңламый ул? Әллә аңламаганга сабышамы икән? Пошмас бит ул, уйлап та карамыйдыр әле. - Рәсимә покрывал өстенә арган аякларын сузып утырды. Ни генә дисәң дә, күңеленә якын шул бу урын. Әллә аурасы әйбәт инде. Асфальт юлдан чабышкан машиналар кырмыскаларны хәтерләтә. Кызык икән ул юл читеннән юлга карап утыруы. Бер- берсен тизрәк узып китәргә тырышалар, ашыгалар, әле җитмәсә юл кагыйдәләрен бозалар. Өч көнлек дөньяда ник шулай ашыгырга. Әй, кешеләр, тирә- ягыгыздагы матурлыкны да күрми каласыз бит, кая болай чабасыз, дип бар галәмгә кычкырасы килде. Кайбер әрсез шоферлар, юл читендә туктаган машина йөртүче хатын- кыз икәнне шәйләп сигнал биреп, кул болгап узып китәләр. Шушы шоферлар арасында бәлкем Таһир да бардыр, дигән уй башыннан сызылып үтте. Юлда кем генә йөрми дә, кем белән кем генә очрашмый. Кызык иде Рәсимәгә боларны күзәтү. Көннәр буена шушында кул болгап утырырга да риза булыр иде дә, тик өйдә ике баласы, товарларга заказ биргән авылдашлары көтә.Рәсимә машинасына утырып кайтыр юлга кузгалды. Пар каеннар яшел шәльяулыкларын болгап, аны озатып калды. Юлда бер- берсе белән узышып, шахмат уйнаган кебек уйнап баручы ике машинаны узып, үз җае белән кайтып барганда, яндагы көзгегә күз салды һәм куркуыннан агарынып китте. Аның узып китүен ошатмаган теге ике машина аны юлдан кысрыклап юл читенә чыгарды. Рәсимәнең күз алдында мизгел эчендә ире Илдар, кызы Алинә һәм улы Илнар барлыкка килде һәм шул мизгелдә ул караңгылыкка чумды.-Гадәттә эчә-ызгыша торган ир белән яшәгән хатын- кызның бөтен нервысы какшаган, сәламәтлеге беткән була. Эчмим дә бит, тартмыйм да, тавыш та күтәргәнем юк, нишләп болай булды икән ә?- Таһир башын ике кулы белән учлап, яшьле күзләрен дустына төбәде.-Юк, син менә уйлап кара, ел саен диңгез буенда ял итәбезме, итәбез. Ашаган ризыгыбыз гел бисмиллалы, хәләл. Яшелчә, фруктылардан өзелгәнебез юк. Ни булды минем хатыныма?- Бозым дисәң инде. Түлке кемнең кулы күтәрелер икән? Ходай сугар ул кешене. Синең Зөхрәң ул әүлия кебек бит.-Инде имче карчыкларга Мамадышка да бардык, башкорт ягында бер бабай өшкерә икән дип ишеткәч, анда да булдык. Файдалары гына булмады.-Син, Таһир, алдан ук бик начарга юрама инде. Мужыт, җайланып китәр әле. Аллаһтан сабырлык сорарга да түзәргә инде.-Их, малай, врачлар өмет юк, диделәр шул. Соңгы стадия, бөтен эчке әгьзаларына таралган бит. Таһирның кайнар күз яшьләре алдында торган чәйле чынаягына тамдылар.- Яшьлек хатам өчен үкенәм. Зөхрә бит бер дә тавыш күтәрмәде, сизенгәндер минем кыңгыр эшне, шуңа эчтән янгандыр, дип уйлыйм. Мин генә башына җиттем бугай Зөхрәмнең.-Син давай җебеп утырма әле. - Идриснең тавышы усал яңгырады. - Врачлар бик күп вакыт ялгышалар. Ходайдан гомере озын бирелгән булса, терелеп чыгар, Алла боерса. Кызың ничек, аның турында бик онытып бетермә. Алар момент кыек юлга кереп китәргә мөмкин. Извини брат, минем барасы җирем бар иде, сиңа да больницага барырга вакыттыр.Идрис үз эш белән, Таһир машинасына утырып БСМПга юл тотты. Нишләптер, соңгы арада яшьлектә кылган хатасы еш исенә төшә әле. Әллә Зөхрә дә сизенә микән Таһирның эчендә янган утны. Сөю уты түгел ул, йөрәкне пычак белән сызып алган кебек авырттырып яндыра торган ут, үкенү уты.
Юл куркынычсызлыгы хезмәткәрләре килеп җиткәнче, юлдагы шоферлар, Рәсимәгә ярдәм итәргә тырышып карасалар да, хатын машина рамына бик нык кысылган иде. Алай да коткару хезмәткәрләре, машинанын металлын кисеп, Рәсимәне үлән өстенә салдылар. Өс башы канга баткан, аңсыз, маңгай турысыннан башы ярылган хатынның хәле мөшкел икәнен аңлап, тиз арада вертолёт та чакырдылар. Ул килеп җиткәнче ашыгыч ярдәм машинасы табиблары да Рәсимәнең гомере өчен бик нык көрәште. Тиздән күкрәп үскән иген кырында нинди маркадагы машина икәнен дә абайлап булмаслык тимер өеме генә калды. Аллаһе Тәгалә тарафыннан гомер юлың озын итеп язылган булса, яшисең икән ул, нинди генә авырлыклар, җәфа чигүләр күрсәң дә. Рәсимә дә, ничә операция кичереп, күпме вакыт берни белештермичә, беркемне күрмичә һәм танымыйча аңсыз ятты. Әллә ире Илдарның, әллә инде балаларының догаларың, керсез күңелләреннән чыккан теләкләрен ишетте Ходай, бер көнне Рәсимәнең күз кабаклары тартышып селкенеп куйгандай булды. Илдарның уч төбендә яткан хәлсез кулы да җиңелчә генә тартылып киткәндәй булды.Илдар каушавыннанмы, шатлыгыннанмы, урындыгыннан сикереп торып, палата ишегенә йөгерде. -Сестра, врачны чакырыгыз, Рәсимә кулын селкетте!-И, абый, көннәр буе янында утырып, күзегезгә күренә башлагандыр сезнең. Бер алга китеше дә юк бит аның.Илдар, сүз көрәштереп тормады, кире Рәсимәсе янына ашыкты.-Бер Ходаем, алма минем Рәсимәмне. Ятим итмә балаларымны. Мине ялгыз калдырма,Ходаем, - дип кабат карават янындагы урындыгына килеп утырды. Кич булып килә, димәк, тиздән Илдарны алыштырырга, Рәсимәнең дусты Фирая килеп җитәчәк. Ә аңа балалары яныңа ашыгырга кирәк. Алинә, әнисенең авариягә эләгеп, бик авыр хәлдә ятканын белгәч һәм больницадан соң да аягына басып йөриячәге зур сорау билгесе астында икәнен аңлагач, беркая да укырга бармый , өйдә калам, дип карулашкан иде, тик Илдар абыйсы бик нык үгетләгәч, укуның киләчәктә бик кирәк булачагын аңлаткач, авырлык белән булса да ризалашты. Алинә, Илдар абыйсына нинди генә рәхмәтләр әйтергә теләсә дә, булдыра алмый, әллә тарсына, әллә ятсына шунда. Ничә мәртәбәләр үз- үзенә, менә бүген әти дип әйтәм, дип сүз бирә дә, тагын үз сүзен үтәми. Күрә бит ул Илдар абыйсының әнисе өчен дә, аның өчен дә ничек кайгырганын. Юк кына бит, тел очында гына торган шул өч хәрефле сүз теш арасыннан чыга алмый тинтерәтә. Инде Фирая апасы да ничә мәртәбәләр әйтеп тә, үгетләп тә карады. Илдар, Рәсимә белән рәсми язылышкач, Чайковскидагы фатирын сатып, Чаллыдан бер бүлмәле булса да яңа фатир алды. - Ни булса шул булыр. Әллә ни гомер дә калмагандыр минем, балалар бар, Рәсимә, акча тузып та бетәргә мөмкин, илдә тотрыклылык юк, кассага салганчы фатир алып куйыйк дип, аны икесе исеменә рәсмиләштерде. Әлегә хәтле фатирда үзбәк иленнән кайткан сәүдәгәр хатыны белән торды.Илдарның уйларын бүлдереп, палатага табиб, анестезиолог һәм шәфкать туташы йөгереп керде. Чынлап та, мониторлар Рәсимәнең үзлегеннән сулый башлавын, пульсының да яхшыра баруын күрсәтә.-Апа, сез мине ишетәсезме? Мине ишетсәгез, минем кулымны кысыгыз.Рәсимә ишетәм, мине сез ишетмисезмени, дигән кебек, табибның кулын сизелер с зелмәс кенә кысты, дөресрәге, бармакларын кыймылдаткандай итте.- Бик яхшы, апа. Ә сез минем әйткән сүзләрне аңлыйсызмы?- Рәсимә янәдән бармакларын селкетте.Табиб, елмаеп, палатадагыларга борылды.-Бик нык шатланырга әле иртәрәк. Ләкин авыруның хәле яхшырганны барыбыз да күреп торабыз. Димәк, хәле яхшырса, гомуми палатага да чыгарырбыз.-Шул мизгелдә Рәсимәнең күз кабаклары калтыранып киткәндәй булды һәм ул күзләрен ярымачып, иренә, Илдар, балалар кая, дип пышылдады. Һәм тагын күзләрен йомды.Анестезиолог тиз генә аппаратларны тоташтырды, борчылмагыз, бар да яхшы булачак, дип юатты һәм, сез аның белән сөйләшегез, ул сезне ишетә, аңлый диде. Табиблары чыгып киткән Илдар Рәсимәгә авыл яңалыкларын сөйләп чыкты, күпме печән әзерли алганын, аны күршесе Мирас беләнтүбә астына урнаштырганын, улларының беренче чирекне әйбәт кенә укып ятуын, кызлары Алинәнең Чаллыда укуын, гомумән, барсын да бәйнә- бәйнә сөйләде. Үзе сөйләгәндә, Рәсимә, мине ишетәсеңме, дип сорап та куйгалады. Хатыны кайчак бармакларын селкетә алганына бала чага кебек сөенде.Фирая килеп җитүгә, ул иң башта Алинә янына ашыкты. Бәхетенә, Алинәнең больницага якынлашып килүен белгәч, беренче катта холлда гына көтәргә булды.-Кызым, әниең күзен ачты, балалар кайда, дип сорады, бармакларын селкетте, диюгә, Алинә Илдар абыйсының муенына атылды.- Әти! Чынмы, әти?! Ялганламыйсыңмы? Әни тереләме?-Кызым, минем кайчан ялган сөйләгәнем бар? Әниеңне терелтер өчен мин үз йөрәгемне ярып бирергә әзер.- Алинәнең әти дип эндәшүен ничә еллар буе зарыгып көткән көне менә бүген икән!-Юк, әти, син әле безнең барыбызга да бик кирәк. Әни белән парлашып, минем диплом алганны күрергә, мине кияүгә бирәсегез, энекәшне үстереп, өйләндерәсегез бар.- Алинә, яратып әтисен кабат кочып алды.Бу сүзләрдән болай да йомшак күнелле Илдарның күзләреннән шатлык яше акты.
Ахырын иртәгә укырсыз.
Әсхия Абдуллина-Костикова.