Иртәдән авылда бәйрәм рухы хөкем сөрә – якын-тирә күрше авыллардан, ерак төбәкләрдән кайткан дус-туганнар, кардәшләр, милләттәшләрнең очрашып, аралашу көне дә ул әлеге бәйрәм. Моннан биш ел элек халык җирле үзидарә җитәкчелеге белән бергә районда чын мәгънәсендә халык бәйрәмен торгызу турында карар кабул иткән, һәм шуннан бирле ул якын-тирә татар авыллары өчен дә чын-чынлап яраткан һәм көтелгән вакыйгага әверелде. Традиция буенча бәйрәм быел да "Фәйзрахман" чишмәсе янындагы мәйданда үткәрелде. Бәйрәмне һәр елдагыча Гали хәзрәт Җиһаншин ачып, хәер-фатыйхасын бирде, тәрбияви вәгазь укыды. Үзенең чыгышында МХОда һәлак булган ир-егетләрне искә алды, хәзерге көндә ул зонада булган авылдашлар исәнлегенә Коръән аятләре укыды. Шулай ук Сабантуй кунакларын авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов, Югары Ослан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д.Валиев, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Г.Дәүләтшина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ә.Минһаҗева котл