Найти в Дзене
Сельские Нивы

Сөю калдырган эзләр

Беренче өлеш Күптән, бик күптән булды бу хәл. Нәрсәдән башларга соң инде. Күрше егете Самат өйләнгәч йортка бик акыллы, чибәр Фәния исемле килен төште. Самат яшьтән үк акыллы, укымышлы иде, аны яшь булуына карамастан авыл советы башлыгы итеп куйдылар.

Озак көттереп җәй үзенең озын көннәре, кыска төннәре белән үз вакытын башлады. Авыл җирендә эшнең иң кызу чагы. Рамилә дә үзенең балалары белән яллар алып авылга кайтты. Шәһәрдә яшәсәдә авылны бик сагынды. Кая гына китеп барсаңда, туып үскән җир үзенә тарта икән. Рамилә дә иң беренче итеп үзенең яшьли йөргән инеш буйларын әйләнде. Әйе инеш буйларын, нинди ямьле бит аларның инеш буйлары. Ничек кенә теләсәңдә онытып булмый бу юлларны. Күп әйберләр бәйле шул инеш буйлары белән. Һәрбер яр кырыенда үскән талларның суга тиям, тиям дип шаулап торган ботаклары, бакалар җырлары, төнбоеклары яшьлек хатирәләрен яңарта. Күпме вакыт үтте. Быел алар яңадан сыйныфташлары белән очраша. Күбесе белән элемтә өзелде, кайберләре белән телефон аша сөйләшеп торалар, кайбере инде якты дөнья белән саубуллашып, авыл башындагы зыяратта ята. Яшь тә бара, яшлек хатирәләрендә яңартуы кыенлаша. Рамилә өйгә кергәндә кызлары әнисе белән чөкердәшеп чәй эчеп утыралар иде. Зур кызы Алия әбисенә карап
--Әби әни авылны күбрәк сагынган ахры, сине дә күрмичә, чәй дә эчми чыгып сызды.
Рәмзия апа көлеп
--Ул кечкенәдән үк шулай. Урамда уйнаган чакта дөньясын оныта иде, кич җиткәч көч хәл белән эзләп табып алып кайта идем.
--Ә безгә соңа хәтле чыгарга ярамый.
--Сез бит шәһәрдә торасыз, анда куркыныч, үз үзеңне башкачарак тотарга кирәк . Аннары мин бит кечкенә вакытында дидем, үсә башлагач бераз әрли башлыйсың.
--Әни кара әле син кайтканны гына көткән кебек урамда яңгыр ява башлады.— диде кечкенә кызы Гөлия.
--Әйе кызым, мин вакытлы кайттым.
--Әни кара тагын теге әби, кем соң ул? Без кайткан саен аны күрәбез, ул гел берүзе. Аның туганнары юк мәллә? Ул кибеттән кайтадыр инде, сумкаларын аскан, булышырга кешесе дә юк ахры?
--Кызым әби түгел әле ул , синең әниең белән бер яшьтә.
Рәмзия апа моңсуланган күзләрен Рамиләгә төбәп
--Язмыш кешене вакыты белән аяктан бәреп ега шул. Ул күргәннәрне кешегә күрергә язмасын.
Алия кызыксыну белән күрше әбинең капкадан кергәнен карап торды да әбисенә карап
--Әби син дөрес әйтәсеңме? Ничек инде ул әни белән бер яшьтә була алсын.?
--Дөрес әйтәм кызым, тормышта төрле мәшәкатьләр , сынаулар килеп чыга, кемдер аны җиңел үтә, кемдер йөрәге аша үткәрә .Күрше Фәридә дә йөрәге аша уздыргандыр инде. Биреште, бик биреште ул. Кешеләр белән аралашмый, читләште, үз хәсрәтләре белән үз үзенә кереп бикләнде .Әле һаман үткәннәрне үткәндә калдырасы килми ахрысы.
Алиягә әбисенең сүзләре күңеленә тиде, ул әбисе янынарак килеп утырды да
--Әбием сөйлә инде нәрсә булган аңа, нигә шулай кеше картая?
Рәмзия апа сөйләргәме, сөйләмәскәме дигән кебек Рамиләгә карады. Рамилә генә теләсә нишлә дигән кебек иң башларын селкетеп куйды. Рәмзия апа тәрәзә аша күрше йортка карап сүзен башлады.
--Күптән, бик күптән булды бу хәл. Нәрсәдән башларга соң инде. Күрше егете Самат өйләнгәч йортка бик акыллы, чибәр Фәния исемле килен төште. Самат яшьтән үк акыллы, укымышлы иде, аны яшь булуына карамастан авыл советы башлыгы итеп куйдылар. Ә Фәния балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Вакыт үтте без ике күрше бер вакытта бала таптык. Дөньяга ике кыз аваз салды. Мин әниегезне көндез таптым, Фәридә төнге үнбердә туды. Язмыш нигә шулай эшләгәндер, тик без икебездә берәр бала белән генә калдык. Балалар акрын гына әти, әни назында, иркәләнеп үсте. Бергә укырга керделәр, Фәридә бездән, Рамилә Фәридәләрдән чыкмады. Алар бик тату иделәр, без әле Рамилә үзе генә кайтса— игезәк сыңарын кая? - дип көлә идек. Шулай үсептә җиттеләр. Берәм, берәм артларыннан егетләр килә башлады. Әниегез артыннан Тахир бәйләнгән кебек йөрде, мәхәббәтләре үскәннән үсә барды. Үзегез күрәсез ул хәзер сезнең әтиегез. Ә Фәридә артыннан Фәрит исемле егет чапты..............
--Фәридә җитәр инде күпме ялынып була? Ике ел ялынып йөрим бит, бердә җаныңа хуш килмимме?
--Фәрит мин сине начар егет дип әйтмим, белмим нәрсә әйтергә, йөрәгем сине егет буларак кабул итми .Син миңа бик ошыйсың, синең белән сөйләшү бик рәхәт. Мин әле әзер түгел. Үпкәләмә генә, миңа вакыт кирәк.
--Мин көтәрмен сөеклем, күпме кирәк шул хәтле көтәрмен. Кара әле бәлки Казанга бергә укырга барырбыз, озакламый имтиханнар башлана, бәлки шунда йөрәгең ачылыр.
--Карарбыз, мин әле төгәл әйтә алмыйм. Әти Ульян якларына барып укырга куша.
--Бүген клубка чыгасыңмы?
Дядя Коляның улы Валера армиядән кайткан ди.
--Шуннан ни? Безгә нинди катышы бар?Ул көрәшен малае бездән күпкә зур, армиягә дә егермедән узганда китте бугай.
--Катышы юк, кызык бит армиядән кайткан. Сез кызларга армиягә барырга кирәк түгел шул, шуңа кызыксынмыйсыз. Әйдә барып күңел ачып кайтыйк инде.
--Ярый барырбыз, Рамилә белән Тахирга әйтергә кирәк.
--Син Рамиләгә әйт, мин Тахирга әйтермен.
Сизелмичә кичтә җитте. Матур киемнәрен киеп кызлар авылның мәдәни йортына китте. Яшьләр инде килеп бии башлаган , Тахир белән Фәрит кызып ,кызып Валера белән нидер сөйләшәләр иде .Кызлар алгарак үтеп, стена кырыендагы урындыкларга килеп утырдылар. Үзләренчә мәктәпне тәмамлагач араларны өзмәскә, гел хәбәрләшеп торырга сөйләштеләр.
--Сезне биергә чакырсам буламы?
Кисәк әйтелгән сүздән кызлар икесе бер үк вакыт борылып карадылар. Зал өчендә тонык кына ут, матур салмак көй уйный, уртада берничә пар бии. Ә кызлар каршысында солдат киемендә салмаган Валера басып тора.
--Ишетмәдең ахыры Фәридә? Сине биергә чакырсам буламы?
Фәридә башта залдан нигәдер Фәритне эзләде, аны күрмәгәч
--Әлбәттә, биегәндә кеше ашаганны күргәнем юк иде әле.— дип Валерага кулын сузды.
Алар зал уртасына чыгып бии башладылар.
--Син үзгәргәнсең, кечкенә шаян кыздан, бер чибәр фәрештәгә әйләнгәнсең.
--Бары канатларым гына юк, әйт сез егетләр кызларга нинди генә сүзләр әйтмисез, үзегезгә каратыр өчен.
--Әллә ялганмы? Чыннан да шулай бит. Мин мәктәпне бетереп укырга киттем, аннары армиядә хезмәт итеп кайттым, күпме вакыт үтте. Ә син шул арада буйга җиткәнсең.
--Рәхмәт биергә чакырганың өчен, болай басып торып булмый бит, яхшы түгел, көйдә беткән.
--Сине озатырга ярыймы?
--Үпкәләмә, мин дус кызым белән килдем, һәм аның белән кайтамда.
Валера һаман Фәридәнең кулын очкындырмады
--Бүген генә озатыйм инде, әгәр бүтән килмә дисең икән шулай булачак.
--Ике кыз озатасың килсә рәхим ит.
Фәридә кулын очкындырып Рамилә янына килеп утырды.
--Син нигә биергә чыкмадың?
--Кем белән? Тахир күренми, ә башкалар аның көнче икәнен беләләр, шуңа биергә дәшмиләр.
--Биктә көнчеме? Нигә биергә ярамыймы?
--Юк инде, мин үземдә чыкмас идем. Тахирдан башка кешене янымда күрә алмыйм. Әгәр синең йөрәгең сөю хисенең әсире була икән, син мине аңларсың. Мине Фәрит аңлар иде. Ул син дип янып, көеп яши, ә син аны күрмисең, күрергә теләмисеңме?
--Белмим, белмим, ул миңа бик ошый, егете яхшы, тик йөрәгемә әмер бирә алмыйм бит.
--Ярый әйдә кайтыйк, бәлки сакчыларыбыз безне урамда көтәдер.
Кызлар урамга чыкты. Ләкин егетләр урамда да күренмәде.
--Нәрсә булсада булгандыр, иртәгә сорарбыз, әйдә атлыйк.
Кызларны эчләре поша башлады, нигә бер сүз дә әйтмичә югалдылар? Нәрсә булган? Өйгә кайтып җиткәндә аларны Валера куып тотты
--Фәридә мөмкин булса бераз сөйләшеп басып торыйк әле?
Рамилә дустына карап
--Сөйләшкән өчен авызга сукмыйлар, мин керәм дустым.-дип әйтте дә Рамилә кереп китте.
--Тыңлыйм сине Валера, нинди әйтер сүзләрең бар?
--Нигә син шулай коры сөйләшәсең? Мин бит сиңа бернинди начарлык эшләмәдем.
--Гафу ит, мин шулай коры сөйләшәм инде. Бүген эштә күп булды, әйдә утырыйк әле.
Фәридә капка янындагы урындыкка килеп утырды.
--Бүген төн матур, тыныч, җилдә исми.
--Белә инде ул салкын булса син кереп качасың бит.
--Бәлки хезмәтен турында сөйләрсең?
--Нәрсә сөйлим, кызларга ул кызыктыр дип уйламыйм.
--Мин бары сүзсез утырмас өчен сөйләргә кушкан идем.
--Сүзсез? Беләсеңме мин мәктәптә укыганда ук сине күзләп йөрдем. Тик син яшьрәк идең, менә нинди чибәр кыз үсә, кемнеңдер бәхете бар дип уйлап куйган чаклар әз булмады.
--Нигә кызлар әзрәк идеме?
--Юк, кызлар күп иде, тик йөрәккә, маңгайдагы күзгә ничек әмер бирәсең? Минем йөрәгем сине күрүгә сикерә башлады. Күзләрем синнән башканы клубта күрмәде.
--Әйе син мине күргән, ә Фәрит күрептә югалды.
--Син Фәрит белән Тахирны әйтәсеңме? Юк алар югалмады, күл буеннан узганда күрше егете матае белән суга төшкән,. Үзе көч хәл белән чыккан, ә матае суда калган. Аны күрүче малайлар матайны алырга булышырга дәшкәч алар китеп барды.
Фәридә үзенчә тынычланды, ничек инде ул Фәрит турында уйлый? Яратмый бит үзе, ә борчыла.
--Ярый Валера, рәхмәт сиңа матур кич өчен. Иртәгә иртә торасы бар. Тыныч төннәр сиңа.
--Сиңа рәхмәт Фәридә, ачуланмасаң мин иртәгә килсәм буламы?
--Юк, кирәкми Валера, минем егетем бар, үпкәләмә. Сау бул.
Фәридә ашыгып китеп барды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.